Зәй офыклары

Татьяна ВОРОПАЕВА: “Проблемаларны никадәр күбрәк белсәк, аларны хәл итү дә тизрәк”

Халык белән эшләү, кеше мәнфәгатен кайгыртуны район җитәкчелеге беренчел бурыч итеп куя. Әлеге уңайдан район башлыгы Татьяна Воропаева бу эшне оештыруның даими рәвештә төрледән-төрле формаларын куллана. - Проблемаларны, хәл итәсе мәсьәләләрне, халыкны нәрсә борчыганны күбрәк белсәк, аларны хәл итү шулкадәр тизрәк, - ди ул. Кичә район башлыгы һәм аның урынбасары...

Халык белән эшләү, кеше мәнфәгатен кайгыртуны район җитәкчелеге беренчел бурыч итеп куя. Әлеге уңайдан район башлыгы Татьяна Воропаева бу эшне оештыруның даими рәвештә төрледән-төрле формаларын куллана.

- Проблемаларны, хәл итәсе мәсьәләләрне, халыкны нәрсә борчыганны күбрәк белсәк, аларны хәл итү шулкадәр тизрәк, - ди ул.

Кичә район башлыгы һәм аның урынбасары Роберт Халитов предприятие, оешмаларда халыкны шәхси мәсьәләләр белән кабул итүне башлады. Татьяна Воропаева "Мефро уилз Россия - Зәй заводы", Роберт Халитов "ТатЭК" АҖендә булды. Кабул итү - очрашуның мондый ысулыннан һәр ике оешмада эшләүчеләр дә канәгать калды. Чөнки эшләүче кешегә район башлыгы, аның урынбасарының махсус кабул итү көннәре һәм сәгатьләрендә хакимияткә бару мөмкинлеге чикле.

Татьяна Воропаева "Мефро уилз Россия - Зәй заводы"нда 10 кешене кабул итте, шундый ук күләмдә сораулар аңа язмача керде. Һәр сорау, мөрәҗәгать кешенең тормышы, көнкүреше белән бәйле. Димәк, һәр сорау артында кеше язмышы.

Яңа шәһәрдә яшәүче бер ханым соңгы ике айда гомумкуллану урыннары өчен (ОДН) электр энергиясенең чамадан тыш күп (112 киловатт) булуыннан зарланды. Җиңү проспектының 1/07нче йортында яшәүчеләрне ишегалдында машина үтү юлының тар булуы сәбәпле, машиналарның тротуардан йөрүе борчый.

Икенче бер ханым Иске Зәй бистәсендә почта һәм саклык банкының кичке сәгать 5кә кадәр генә эшләвеннән канәгатьсезлек белдерде. Чыннан да, күпләр хәзер башка шәһәрләргә йөреп эшләргә мәҗбүр. Аларга эштән өйләренә кайтып җиткәнче вакыт күп кирәк. Ә бу вакытта күпчелек учреждениеләр ябылырга өлгерә. Шуңа күрә почта һәм саклык банкының эш графигын үзгәртү кирәклеге көн кебек ачык.

Ленин урамының 36нчы йортында яшәүче берәү ишегалды балалар мәйданчыгын төзекләндерү, гомумән, 35нче бистәдә балалар өчен ял урыны (парк һ.б.) булмау проблемасын күтәрде. 4нче микрорайонда исә балалар бөтенләй юлда уйнарга мәҗбүр. Чөнки урман буендагы бу яңа урамда әлегә уңайлыклар юк.

Перцовкада яшәүчеләр йорт базлары, подвалларда су торудан интегүләрен белдерде, проблеманы хәл итү кирәклеген сорады.

Татьяна Васильевна сорауларның күбесенә шунда ук җавап бирсә, беришләре исә контрольгә алынды. Алар сорау бирүчегә язмача җиткереләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: