Зәй офыклары

Һәр мәсьәлә контрольдә

16 октябрьдә район башлыгы Татьяна Воропаева район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә булып, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү төрләре белән танышты. Биредә пациентлар белән аралашу вакытында авырулар теш алдыру, протезлау, теш дәвалау һәм кайбер башка төр медицина хезмәте күрсәтү бәяләреннән ризасызлык белдерде. Район башлыгы аларга моны ачыкларга һәм түләүле хезмәт бәя- ләрен...

16 октябрьдә район башлыгы Татьяна Воропаева район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә булып, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү төрләре белән танышты. Биредә пациентлар белән аралашу вакытында авырулар теш алдыру, протезлау, теш дәвалау һәм кайбер башка төр медицина хезмәте күрсәтү бәяләреннән ризасызлык белдерде. Район башлыгы аларга моны ачыкларга һәм түләүле хезмәт бәя- ләрен тиешле бер дәрәҗәгә китерүне эшләүгә вәгъдә бирде. Ул шулай ук авыллардан килүче авыруларны ничек кабул итүгә игътибар итте.

Шул ук көнне район башлыгы поликлиникада һәр кабинетта булып, эш шартлары белән кызыксынды, бүлмәләрнең кысан булуы белән бәйле авыруларны кабул итүдә шартларның начар булуыннан канәгатьсезлек белдерде. Ул шулай ук биредә авыллардан килүче авыруларны кабул итү тәртибе, түләүле медицина хезмәтләре, шул исәптән медицина тикшерүе уздыру, район үзәк дәваханәсендә эшләп чыккан элекке хезмәткәрләр өчен ташламалар мәсьәләләре белән кызыксынды.

17 октябрьдә Татьяна Воропаева «Кояшкай» балалар бакчасында озакка сузылган ремонт эшләре барышы белән танышты. Ремонтны алып баручы подрядчы оешма - «Альянс-строй-К» АҖ әлеге объектны 1 ноябрьгә тапшырырга планлаштыра.

Шул ук көнне район башлыгы Аксарда республика программасы кысаларында эшләнгән ФАПны карады. Бу объект рәсми төстә тиздән ачылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: