Зәй офыклары

“Район башлыгының ачык линиясе”

Коррупциягә каршы көрәш, коррупцион гамәлләрне ачыклау өчен шартлар тудыру, вазифаи затлар тарафыннан хезмәт урыныннан файдаланып җинаятьләрне булдырмау максатында даими "Район башлыгының ачык линиясе" эшли. Дүшәмбедән җомгага кадәр сез иртәнге сәгать 6дан кичке 7гә кадәр, ә шимбә көнне иртәнге сәгать 6дан көндезге 3кә кадәр 3-58-08, 7-30-70 телефоннары буенча район башлыгына муниципаль...

Коррупциягә каршы көрәш, коррупцион гамәлләрне ачыклау өчен шартлар тудыру, вазифаи затлар тарафыннан хезмәт урыныннан файдаланып җинаятьләрне булдырмау максатында даими "Район башлыгының ачык линиясе" эшли. Дүшәмбедән җомгага кадәр сез иртәнге сәгать 6дан кичке 7гә кадәр, ә шимбә көнне иртәнге сәгать 6дан көндезге 3кә кадәр 3-58-08, 7-30-70 телефоннары буенча район башлыгына муниципаль хезмәткәрләрнең власть вәкаләтләреннән чыгу, эшкә салкын карау, куркытып акча алу фактлары турында хәбәр итә аласыз. Шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь һәм башка өлкәләрдә законсыз акча алу, хезмәт хакын "конвертта" түләү фактларын да җиткерергә мөмкин. Башка хәбәрләр тикшерелми.

Алынган һәр хәбәр, һәр факт, шул исәптән аноним булганнары буенча да тикшерү уздырылачак. Әгәр дә сезнең факт буенча җавап аласыгыз килсә, үз координатларыгызны - адрес, телефон, электрон почтаны күрсәтү мөһим. Анык адреслы хәбәр итүчеләрнең мәгълүматы "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" 59нчы һәм "Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору турында" 273нче Федераль Законнар нигезендә карала. Конкрет фактлар күрсәтелмәгән, шулай ук кимсетү характерындагылары тикшерелми.

Муниципаль район Советы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: