Зәй офыклары

Россия көне белән!

Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне дәүләт бәйрәме - Россия көне белән чын күңелдән котлыйм. Бу көнне без Ватаныбызны - меңьеллык тарихка, иксез-чиксез киңлекләр, уникаль табигый һәм рухи байлыкларга ия илебезне хөрмәтлибез. Россия үз бәйрәмен көчле, бердәм ил буларак каршылый. Без бүген үз мөмкинлекләребезне яхшы беләбез. Алар илкүләм проектларда, халык кертемнәре программасында, ил...

Хөрмәтле зәйлеләр!

Сезне дәүләт бәйрәме - Россия көне белән чын күңелдән котлыйм. Бу көнне без Ватаныбызны - меңьеллык тарихка, иксез-чиксез киңлекләр, уникаль табигый һәм рухи байлыкларга ия илебезне хөрмәтлибез. Россия үз бәйрәмен көчле, бердәм ил буларак каршылый. Без бүген үз мөмкинлекләребезне яхшы беләбез. Алар илкүләм проектларда, халык кертемнәре программасында, ил икътисадын ныгытуда, демократияне үстерүгә, дәүләтчелекне һәм илнең оборона куәтен ныгыту, халыкара аренада Россиянең сәяси йогынтысын арттыруга юнәлтелгән эзлекле курста чагыла. Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның программа маддәләрендә тәкъбирләнгән дәүләт, җәмгыять эшчәнлегенең бу юнәлешләре күпьеллык перспективага исәпләнгән үсеш стратегиясе булып тора.

Ил куәте регионнар куәтеннән туплана. Безнең республика Россия дәүләте тарихы, аның куәте үсешендә сизерлек роль уйнады. Авыр вакытлар да аз булмады. Бүген Татарстан күтәрелештә. Икътисад, социаль өлкә ныклы үсеш кичерә, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы буенча илкүләм проектлар тормышка ашырыла, халыкның кереме арта, коммуналь һәм башка мәсьәләләрне хәл итү буенча эзлекле эш алып барыла.

Зәйлеләр, теләктәшлек һәм толерантлык, ватанпәрвәрлек һәм гражданлыкның күпгасырлык традицияләренә тугры калып, үз муниципаль районыбыз, республикабыз һәм илебез өчен рухи берлек һәм горурлык хисләре белән берләшеп, аларның чәчәк атуы өчен барысын да эшләр. Безнең хезмәт сөючән күпмилләтле халкыбыз бәхетле көннәр һәм матур киләчәккә лаеклы. Без бергәләп, һичшиксез, куелган максатларга ирешәчәкбез, теләсә нинди сынауларны җиңәчәкбез.

Хөрмәтле зәйлеләр, ил ныклыгы, районыбызның чәчәк атуы өчен хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим. Тагын бер кат Россия көне белән!

Т. В. Воропаева,

муниципаль район башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: