Зәй офыклары

Сайлап алу үткәрә

Муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге мәгариф, медицина оешмалары, социаль хезмәтләр күрсәтүче һәм башка оешмалар, шул исәптән әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм балалар оешмалары арасыннан опека һәм попечительлек буенча аерым вәкаләтләр - балигъ булмаган гражданнарның опекуны яки попечителе булырга теләк белдерүче гражданнарны, Россия Федерациясе гаилә законнары...

Муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге мәгариф, медицина оешмалары, социаль хезмәтләр күрсәтүче һәм башка оешмалар, шул исәптән әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм балалар оешмалары арасыннан опека һәм попечительлек буенча аерым вәкаләтләр - балигъ булмаган гражданнарның опекуны яки попечителе булырга теләк белдерүче гражданнарны, Россия Федерациясе гаилә законнары белән билгеләнгән башка төр формаларда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләрне түләүсез нигездә әзерләүне тапшыру өчен сайлап алу үткәрә.

Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

1. Оешманы сайлау, аңа опека һәм попечительлек бүлеге вәкаләтләрен йөкләүне оештыруда катнашуга учредительнең ризалыгы.

2. Оешманың Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә расланган оештыру документлары күчермәсе.

3. Юридик зат турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә расланган юридик затларның бердәм дәүләт реестрына керүе турында документ күчермәсе.

4. Оешманың оешма җитәкчесе яки аның вәкаләтле вәкиле тарафыннан расланган штат расписаниесе күчермәсе.

5. Таләп ителгән эшчәнлек юнәлеше буенча махсуслашучы затларны эшкә кабул итү турында җитәкче кулы һәм оешма мөһере белән расланган приказларның күчермәсе.

6. Белгечләрнең таләп ителгән эшчәнлек юнәлеше буенча белемен дәлилләүче дипломнарның җитәкче кулы һәм оешма мөһере белән расланган күчермәсе.

7. Белгечләрнең җитәкче кулы һәм оешма мөһере белән расланган вазифаи инструкцияләре күчермәсе.

8. Район территориясендә опека һәм попечительлек органы вәкаләтләрен тормышка ашыру өчен оешманың матди-техник һәм башка мөмкинлекләренең булуы.

9. Оешманың түбәндәге юнәлешләр буенча эш тәҗрибәсе булу:

- балигъ булмаганнарның, шул исәптән әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, яисә баланың нормаль үсеше һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырдай гаиләдә тәрбияләнүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау;

- караучысызлык, тәрбиясезлек, социаль ятимлек, балигъ булмаганнар белән дорфа мөнәсәбәтне кисәтү;

- балигъ булмаган гражданнарга, шул исәптән әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, шулай ук гаиләләрендә шушындый категория балигъ булмаган балалар булган гражданнарга социаль, медицина, психологик, педагогик хезмәт күрсәтү.

10. Алып барылган эшчәнлек турында җитәкче кулы һәм мөһере белән расланган статистик һәм аналитик хисап.

11. Тиешле тәртиптә расланган опекун яки попечитель булырга теләк белдерүчеләрне кыска сроклы укытулар программасы.

12. Тиешле тәртиптә расланган опекун яки попечитель булырга теләүче гражданнарны (чит кешеләр) әзерләү программасы.

Өстәмә мәгълүматны 7-12-31 телефоны аша яки муниципаль район порталыннан алырга мөмкин.

(реклама сыйфатында)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: