Зәй офыклары

Сыйфатлы хезмәт – көн таләбе

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Агымдагы елның 10 аенда хезмәт базарындагы хәл турында мәшгульлек үзәге директоры Александр Тулынин чыгыш ясады. Ел башыннан үзәккә эш эзләп 1787 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 723се - хатын-кыз (41 процент). Мөрәҗәгать итүчеләрнең 403е -...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде.

Агымдагы елның 10 аенда хезмәт базарындагы хәл турында мәшгульлек үзәге директоры Александр Тулынин чыгыш ясады. Ел башыннан үзәккә эш эзләп 1787 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 723се - хатын-кыз (41 процент). Мөрәҗәгать итүчеләрнең 403е - штат кыскару сәбәпле эшсез калучылар. 1787 кешенең 1298е эшсез дип танылган.

Быелның 1 ноябренә район буенча теркәлгән эшсезләр - 522 кеше. Эшсезлек дәрәҗәсе - 1,89 процент һәм ул кими бара.

- Шәһәр-районда эшсезләр саны кимүгә баруның сәбәпләре - хезмәт базарында хәлнең тотрыклануы, шулай ук мәшгульлек үзәгенең төрле эш юнәлешләре буенча чараларны тормышка ашыруы нәтиҗәсе, - диде Александр Тулынин.

Ел башыннан 1370 кеше эшкә урнаштырылган. Әлеге максатта 10 айда 9 вакансияле эш урыннары ярминкәсе үткәрелгән. Алар тарафыннан 2175 вакантлы урын тәкъдим ителгән, шул исәптән эшче һөнәрләре буенча. Ярминкәләргә эш эзләп 367 кеше килгән, шуларның 348е эшкә урнаштырылган.

Быел бездә кыскартылуга дучар булучы 199 кеше яңа һөнәр үзләштерү өчен укырга җибәрелгән, "Үзмәшгульлек" программасы кысаларында 102 кеше бизнес-план яклаган, 82 кеше 58800 сум күләмендә финанс ярдәме алган, 53 кеше (эшмәкәр) 150 кешегә өстәмә эш урыны булдырган.

Агымдагы елда мәшгульлек үзәге эшчәнлектә яңа юнәлешләр куллана. Алар - инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм, инвалид баласы булган әти-әниләрне, күп балалы әти-әниләрне эшкә урнаштыру, бала тәрбияләү буенча декрет ялындагы хатын-кызларны башка һөнәрләргә укытуны оештыру, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча табибларны яңадан һөнәргә укыту һ.б.

- Бүген мәшгульлек үзәгенең бурычы - алда әйтелгән чараларны тормышка ашырып, хезмәт базарында тотрыклылыкны саклау, шулай ук эш бирүчеләр белән вакансияләр мәсьәләсендә үзара хез- мәттәшлекне ныгыту. Чөнки бүгенге көндә эшсезләр составы структурасы нык үзгәрде. Эшсезлек буенча исәптә торучыларның күпчелеге - югары квалификацияле белгечләр. Шуңа күрә үзәк хәзер эшче һөнәрләре буенча вакансияләр генә тәкъдим итәргә тиеш түгел, - диде Александр Тулынин.

Район башлыгы мәшгульлек мәсьәләсенең шәһәрдә кискен торуын, Иске Тәкмәк янында төзеләчәк яңа завод бу проблеманы азрак җиңеләйтергә тиешлеген белдерде.

Зәйлеләргә транспорт хезмәте күрсәтү буенча "АВАНТЕХ" ҖЧШ эшчәнлеге турында җәмгыять директоры урынбасары Илнур Газизов сөйләде. Әлеге оешма шәһәр-районда инде берничә ел эшли. Шәһәрдән тыш, ул атнага бер мәртәбә "Зәй - Сармашбаш", "Зәй - Бохарай", "Зәй - Төги" маршрутларына чыга, шулай ук 15 мәктәп маршрутына хезмәт күрсәтә. Кызганычка каршы, зәйлеләр аның эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдерә. Халык белән очрашуларда район башлыгына автобуслар йөрү графигының үтәлмәве, маршруттан тайпылулар, транспорт паркының иске булуы, тулаем хезмәт күрсәтүнең начар оештырылуы турында еш әйтәләр.

Илнур Газизов әйтүенчә, быелның 10 аенда ширкәт 312915 пассажир ташыган. 2010 ел белән чагыштырганда, автобусларда халыкның йөрүе нык кимегән. Моның сәбәпләре төрле, билгеле. "АВАНТЕХ" җитәкчелегенең моны ташламалардан файдаланучы гражданнар мәсьәләсе белән аңлатасы килә. Билет бәясенең 13 сум гына булуы да аларны нык борчый.

- Без ширкәт эшеннән канәгать түгел, халыкка яхшы хезмәт күрсәтелергә тиеш. Эшне яхшырту буенча бернинди дә алга китеш сизелми. Транспорт эшен тиешле югарылыкта оештырмаганда, алга таба без сездән баш тартачакбыз, - диде район башлыгы.

"Россельхозбанк" ҖЧШнең эшчәнлеге турында банкның Зәйдәге өстәмә офисы идарәчесе Миннеәхмәт Хәсәнов чыгыш ясады. "Россельхозбанк" республикада - 2006, Зәйдә 2007 елдан эшчәнлек алып бара. Зәйдән тыш, ул күрше Сарман районына да хезмәт күрсәтә. Дүрт елда банк ике районга 308604000 сумлык 1910 кредит биргән. Быел зәйлеләр бу банктан 13580000 сумлык 455 кредит алган.

Шәһәр-район мәдәният учреждениеләрендә иҗат сезонын ачу турында мәдәният идарәсе башлыгы Фәрит Мусин сөйләде.

Һәрвакыттагыча контрольдә торучы мәсьәләләргә кире кайтылды. Салкын су югалтуга каршы көрәш айлыгы нәтиҗәләре турында "Су каналы-Сервис" АҖ филиалы директоры Рәмис Ханнанов, ЭТИС актлары белән эшләү һәм торак милекчеләре ширкәтләренең мәгълүмат сайтларын ачу турында башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Азат Бариев, "Зәй шәһәре идарәче компаниясе" ҖЧШ директоры Сергей Ефремов, "17 подъезд" һәм "9 кат" ТМШ идарәчеләре Вячеслав Андреев һәм Наталья Наумова торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен әҗәтләрне кайтару эше буенча хисап тотты.

Киңәшмә ахырында район башлыгы авыл җирлекләрендә халык белән очрашуларның актив, җанлы баруын, тиздән район җитәкчелегенең предприятие, оешмаларда хезмәт коллективлары белән очрашулар башлаячагын белдерде, бу атнада булачак төп чаралар планы белән таныштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: