Зәй офыклары

Татьяна ВОРОПАЕВА: “Халык белән тагын да активрак эшлик”

31 гыйнварда район Советының егерме дүртенче утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибенә кертелгән 6 мәсьәләне тикшереп, алар буенча тиешле карарлар кабул итте. Ул Совет рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева рәислегендә үтте. "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында" Федераль Законның (№ 67-ФЗ, 12 июнь, 2012...

31 гыйнварда район Советының егерме дүртенче утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибенә кертелгән 6 мәсьәләне тикшереп, алар буенча тиешле карарлар кабул итте. Ул Совет рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева рәислегендә үтте.

"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында" Федераль Законның (№ 67-ФЗ, 12 июнь, 2012 ел) 19нчы, "Сәяси партияләр турында" Федераль Законның (№ 157-ФЗ, 1 октябрь, 2012 ел) 7нче бүлеге, 4нче маддәсе нигезендә муниципаль район территориясендә 64 сайлау участогы төзелде. 28 гыйнвардан хәлиткеч тавыш хокукы белән участок сайлау комиссияләре әгъзаларына кандидатуралар буенча (участок комиссияләре составы резервына) тәкъдимнәр кабул итү башланды. Утырышта район Советы 64 комиссиянең һәркайсына икешәр кандидатура тәкъдим итте. Бу турыда район Советы депутаты, муниципаль район башлыгы урынбасары Роберт Халитов чыгыш ясады. Депутатлар әлеге исемлекне раслады.

Районда халык белән эшләү буенча инде берничә ел "Йөзгә - йөз" дип аталган муниципаль программа тормышка ашырыла. 2011-2012 елларга исәпләнгән әлеге программа уңышлы эшләде. Аның үтәлеше даими рәвештә район Советының даими комиссиясе утырышларында тикшерелде. 2013-2014 елларга исәпләнгән яңа программа турында район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов сөйләде. Депутатлар ике елга исәпләнгән программаны кабул итте.

Депутатлар 2013 елда муниципаль милекне хосусыйлаштыру планы турында, "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы файдасына ачык сервитутлар билгеләү һәм аларны туктату тәртибе турында" район Советы карарына (№ 138, 14 декабрь, 2011 ел) үзгәрешләр кертү буенча милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев мәгълүматын тикшереп, карарлар кабул итте, муниципаль районда муниципаль хезмәт турында шәһәр прокуроры протестын тикшерделәр, муниципаль хезмәт турында положениегә үзгәрешләр (бу турыда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина мәгълүмат бирде) керттеләр.

Татьяна Воропаева, чыгыш ясап, утырыш көн тәртибендә тикшерелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген ассызыклады, аеруча "Йөзгә - йөз" программасы буенча депутатлар, җитәкчеләрне тагын да активрак эшләргә чакырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: