Зәй офыклары

Татьяна Воропаева: “Зәйлеләр алдында йөзебез ак”

Район җитәкчелегенең шәһәр бистәләрендә яшәүчеләр белән берничә атна элек башланган очрашулары - «Ачык хат көннәре» тәмамланды. Аларның соңгылары татар гимназиясендә (35нче бистәдә яшәүчеләр белән) һәм 6нчы мәктәптә (Яңа шәһәр бистәсендә яшәүчеләр белән) үтте. Очрашуларның барысында да район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты. "Ачык хат көннәре" шәһәр, район җитәкчелегенә, төрле структуралар башлыкларына...

Район җитәкчелегенең шәһәр бистәләрендә яшәүчеләр белән берничә атна элек башланган очрашулары - «Ачык хат көннәре» тәмамланды. Аларның соңгылары татар гимназиясендә (35нче бистәдә яшәүчеләр белән) һәм 6нчы мәктәптә (Яңа шәһәр бистәсендә яшәүчеләр белән) үтте. Очрашуларның барысында да район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.

"Ачык хат көннәре" шәһәр, район җитәкчелегенә, төрле структуралар башлыкларына бүгенге көндә халыкны нәрсә борчыганын белү, нинди проблемаларны кичекмәстән хәл итү кирәклеген, планнар, программалар кабул иткәндә игътибарны нәрсәләргә юнәлтү кирәклегенә җирлек булачак.

Очрашуларның һәркайсында район башлыгы агымдагы елның 9 аенда шәһәр-районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен бәян итте, башкарылган эшләр турында сөйләде. Ә быелгы эш нәтиҗәләре сөендерә. Социаль-икътисади үсеш буенча барлык төп күрсәткечләрдә уңай динамика саклана. Җитештерелгән һәм озатылган продукция күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 123,4 процент тәшкил итте (15 миллиард 905 миллион сумлык). Бу - республикада 6нчы күрсәткеч. Быел зәйлеләрнең уртача хезмәт хакы 16,5 процентка артты һәм 17190 сум тәшкил итте. Төзелештә 3 миллиард 694 мең сумлык эш башкарылды (республикада 8нче күрсәткеч). Ике ел ярымда эшсезләр саны өч мәртәбә кимеде. Бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе 1,89 процент (522 кеше).

Күп кенә сәнәгать предприятиеләре елны уңышлы тәмамлый. ГРЭС җитештерү күләмнәрен 1,1 мәртәбә арттырды. Җитештерү "КАМАЗавтотехника" ҖЧШендә - 127, "ТатЭК" АҖендә - 130, "Тимер-бетон эшләнмәләр заводы" ҖЧШендә - 105,7, кирпеч заводында - 109, "Техно"да 111 процент тәшкил итә. Авыл хуҗалыгында 9 айда җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтүдән 778 миллион сум табыш алынды. Бу узган елга караганда 43 процентка күбрәк. Терлекләрнең баш саны узган елгы дәрәҗәдә (18548 мөгезле эре терлек). Сөт һәм ит җитештерү узган елгы дәрәҗәдә калды. Шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча актив эш бара. Быел гына да шәхси хуҗалыкларга 49 миллион сумлык (197 кредит) ташламалы кредит алды. Авыл хуҗалыгында бизнес белән шөгыльләнергә теләп 2008 елдан 80 кеше гариза бирде, шуның 38е - гаилә фермасы булдыруны сорап. Бүгенге көндә районда 120 фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара.

9 айда 19074 квадрат метр торак һәм 162 йорт файдалануга тапшырылды.

Юллар, тротуарлар һәм биләмәләрне төзекләндерү буенча да күп эшләнде. Шәһәрдә тротуарлар ремонтлауга - 9,3, урам юлларына асфальт җәюгә - 15,42, юлларга ташлы балчык җәюгә 13,31 миллион сум акча сарыф ителде.

2011 елда Татарстан Республикасы юл фонды средстволары хисабына 154,4 миллион сумлык эш эшләнде.

Бюджет средстволарыннан тыш, күп кенә эшләргә химаячеләр ярдәме тартылды.

"Авыл җирлекләрендә су челтәрен алмаштыру" муниципаль программасы нигезендә соңгы ике елда авылларда 60 километрга якын тузган су челтәре алмаштырылды.

2009-2011 елларда 316 сугыш ветераны һәм толлар торак алу өчен федераль субсидия алды. Субсидия алучыларның 70 процентыннан күбрәге - авыл җирлекләрендә яшәүчеләр.

"2012 елга кадәрге авылның социаль үсеше" федераль программа нигезендә 2006-2011 елларда 86 гаилә (шул исәптән яшь гаиләләр) торак шартларын яхшыртты.

Мәгариф өлкәсендә районда "2010-2015 елларда муниципаль районда гражданин шәхесе формалаштыру", "2010-2015 елларда милли мәгариф һәм милли тәрбияне үстерү", "Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик", "Мәктәп сөте" муниципаль программалар уңышлы тормышка ашырыла. Спонсорлар ярдәме белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре 7 миллион сумлык йомшак җиһаз (мендәр, матрац, урын-җир әйберләре, юрган, сөлге һ.б.) алды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел ахырына кадәр балалар бакчаларында мебель яңартылачак (10 миллион сумлык).

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның "Мәктәпләргә - чаңгы" депутат программасы буенча шәһәр мәктәпләре һәм политехник колледж 610 пар тулы комплекттагы (1 миллион 220 мең сумлык) чаңгы алды. 2012 елда әлеге программа буенча барлык авыл мәктәпләре чаңгылар белән тәэмин ителәчәк.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасы ныгый. Быел район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлегенә реконструкция ясалды (5,5 миллион сумлык). 2 миллион 656 мең сумлык диагностика җиһазлары кайтарылды. Тиздән 10 миллион сумлык санлы рентген аппараты кайтачак. Балалар бүлеген капиталь төзекләндерү тәмамланып килә. Бу эш өчен республика бюджетыннан 12 миллион сум акча бирелде. Быелның 9 аенда шәһәр-районның 240 кешесенә югары квалификацияле медицина хезмәте күрсәтелде.

Һәр атнаның шимбәсендә мәйданда социаль ярминкә уздырыла. 2009 елдан бирле 88 ярминкә оештырылды. Алар быел да язга кадәр оештырылачак.

Болар - шәһәр-район халкының социаль-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән өстән генә санап кителгән төп эшләр. Бу эшчәнлекне шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең һәркайсы тоя дисәк тә, ялгыш булмас. Шуңа күрә халык белән очрашуларда Татьяна Воропаева без быелга билгеләнгән бурычларны тулысы белән башкарып чыктык, зәйлеләр алдында йөзебез ак, диде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: