Зәй офыклары

Тиешле карарлар кабул ителде

Узган җомгада икенче чакырылыш район Советының егерменче утырышы узды. Аның эшендә район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, территориаль идарә, предприятие, учреждение, хокук саклау органнары вәкилләре, имамнар катнашты. Көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды. Депутатлар алар буенча тиешле карарлар кабул итте. Утырыш үз эшен Казанда 19 июльдә булган канлы вакыйга уңаеннан...

Узган җомгада икенче чакырылыш район Советының егерменче утырышы узды. Аның эшендә район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, территориаль идарә, предприятие, учреждение, хокук саклау органнары вәкилләре, имамнар катнашты. Көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды. Депутатлар алар буенча тиешле карарлар кабул итте. Утырыш үз эшен Казанда 19 июльдә булган канлы вакыйга уңаеннан "Зәй муниципаль районында экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү буенча чаралар һәм бу эшнең торышы турында" мәсьәләне караудан башлады. Әлеге мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов мәгълүматы тыңланды.

- Дәүләт һәм муниципаль органнар әлеге проблемадан читтә кала алмый. Халыкны мондый һөҗүмнәрнең кайсы дин вәкиленә булуы түгел, ә гомуми тынычлык һәм куркынычсызлыкка зыян килү борчый. Мәсьәләнең Дәүләт Советының чираттан тыш сессиясенә чыгарылуы хәлнең җитдилеген аңлата. Мәгълүм булганча, дин дәүләттән аерылса да, җәмгыятьтән берничек тә аерым яши алмый. Республикада гасырлар дәвамында формалашкан милләтара, динара тынычлык безнең визит карточкасына әверелде. Һәм менә бу гамәл аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте халыкка. Бездә мондый гамәлләргә юл куелырга тиеш түгел, - дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе. Гражданнарның тынычлыгын һәм сакланганлык дәрәҗәсен күтәрү максатында районда махсус программа кабул ителде. Программаның максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Иң беренче чиратта бу эштә милләтара, динара татулыкны ныгыту, социаль, этник, конфессиональ җирлектә конфликтларны кисәтү зур роль уйный. Халык арасында шушындый гамәлләр белән килешмәүчәнлек фикере формалаштыру зарур, бу эш аеруча яшьләр арасында актив алып барылырга тиеш. Әлеге тема буенча фикер алышуларда депутат, 4нче мәктәп укытучысы Альбина Ларина, "Нур" мәчете имам-хатыйбы Сәгыйть хәзрәт Камалов һ.б. катнашты. 2012 елның беренче яртысына муниципаль район бюджетының үтәлеше һәм "2012, 2013 һәм 2014 еллар план чорына муниципаль район бюджеты турында" район Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова бәян итте. Утырышта шулай ук "Муниципаль район Советы Уставына үзгәрешләр кертү", "Муниципаль районда гражданнар арасында сораштыру үткәрү тәртибе һәм аны үткәрү Положениесенә үзгәрешләр кертү турында", "Муниципаль районда ТР коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру буенча ведомствоара комиссия төзү турында" район Советының 108нче карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча депутатлар чыгышлары тыңланып, тиешле карарлар кабул ителде.

Утырышны район Советы рәисе Татьяна Воропаева алып барды. Ул кабул ителгән карарларның мөһимлеген ассызыклады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: