Зәй офыклары

Тиздән сайлаулар

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллек органнарына депутатлар сайлаулар үтәчәк. Быел республика Президенты соңгы ун елда беренче мәртәбә сайлана. Татарстанда Президентны турыдан-туры сайлау исә соңгы тапкыр 2001 елда уздырылды. Гомумән алганда татарстанлылар үз Президентларын дүртенче тапкыр сайлый. Алдагы сайлаулар 1991 һәм 1996 елларда үткәрелде....

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллек органнарына депутатлар сайлаулар үтәчәк. Быел республика Президенты соңгы ун елда беренче мәртәбә сайлана. Татарстанда Президентны турыдан-туры сайлау исә соңгы тапкыр 2001 елда уздырылды. Гомумән алганда татарстанлылар үз Президентларын дүртенче тапкыр сайлый. Алдагы сайлаулар 1991 һәм 1996 елларда үткәрелде. Ә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау биш елга бер мәртәбә уздырыла. Быел 13 сентябрьдә үтәчәк бердәм тавыш бирү көненә район-шәһәрдә әзерлек мәсьәләләре турында без шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ландыш Ананьева белән әңгәмә кордык. - Ландыш Госмановна, тиздән Татарстан сайлаучыларын тагын бер җитди сәяси вакыйга сайлаулар көтә. Безнең шәһәр һәм районда аңа әзерлек ничек бара? - Әйе, 2015 елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллек органнарына депутатлар сайлаулар үтәчәк. Һәр сайлау компаниясенә әзерлек ул федераль һәм республика законнарын катгый төстә үтәүне, җитди, озакка сузылган хезмәтне үз эченә ала. Соңгы елларда сайлауларга кагылышлы законнарда үзгәрешләр бар. Алар төбәк һәм муниципаль сайлауларны бердәм тавыш бирү көнендә- сентябрьнең икенче якшәмбесендә үткәрү, участок сайлау комиссиясе составын һәм аның резервын биш ел срок белән даими нигездә формалаштыру, тавыш бирү урналарын һәр сайлау участогында үтә күренмәле итү (бу стационар урналарга да күчереп йөртелүчеләргә дә кагыла), исәптән төшерү таныклыклары буенча тавыш бирүне бетереп, алдан тавыш бирү нормасын кертү, бермандатлы округлар схемасын 10 ел срок белән раслауга кагыла. - Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар турында тулырак аңлатма бирсәгез иде? - Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатларны бары тик сәяси партияләр генә күрсәтә ала. Кандидатлыкка үз-үзен тәкъдим итүчеләр каралмый. Татарстан Республикасы Президенты булып республикада яшәүче 30 яшьтән дә яшь булмаган, сайлау хокукына ия һәм Татарстандагы дәүләт телләрен белгән граждан сайланырга хокуклы. Кандидатларны күрсәтү сәяси партияләр, аларның төбәк бүлекләре конференцияләрендә башкарыла. Тәкъдим ителүче кандидатны теркәү өчен аның "муниципаль фильтр" аша үтүе кирәк, ягъни муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнары депутатларының биш проценты тарафыннан яклау белән ныгытылырга тиеш. Президентлыкка кандидатның Татарстан Республикасының 34 муниципаль районыннан да ким булмаган район һәм шәһәр округларында муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатлары тарафыннан якланган булуы шарт. Имзаларның төгәл исәбе Татарстан Республикасы Президентына сайлаулар билгеләннән соң өч көн эчендә Татарстан үзәк сайлау комиссиясе карары белән билгеләнә. Теркәлгән кандидатка сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш биргәндә, ул сайланган дип исәпләнә. - Муниципаль сайлауларның нинди үзенчәлекләре бар? - Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллек органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар һәм үз-үзен тәкъдим итүчеләр тарафыннан башкарыла. Депутат булып сайланырга 18 яше тулган Россия Федерациясе гражданы хокуклы. Муниципаль сайлауларга әзерлек, аны үткәрү белән муниципаль берәмлекләр сайлау комиссияләре һәм участок сайлау комиссияләре шөгыльләнә. 2013 елда безнең районда биш ел срок белән 64 участок сайлау комиссиясе формалаштырылды, аның составы һәм резервы билгеләнде. Шуларның 20се шәһәрдә, 44е район авылларында. Участок сайлау комиссияләрен территориаль сайлау комиссияләре формалаштырды. Комиссия составына алынучы кешенең, сайлау процессының үтә күренмәле һәм объектив булуына җитди йөз тотучы булуына басым ясалды. Моның өчен әлбәттә, сайлау хокукы нормаларын яхшы белү, сайлау сәясәте белән таныш булу, мәгълүмати технологияләрне белү кирәк. Республика үзәк сайлау комиссиясе инициативасы белән территориаль һәм участок комиссияләре составына керүчеләр урыннарга чыгып укытылды. Махсус курслар тәмамлангач һәр комиссия әгъзасы имтиханнар, тестлар тапшырды. - Бездә барлыгы ничә округ билгеләнгән һәм аларның күпмесе альтернативалы? Нинди партияләр, иҗтимагый үз оешмалар кандидатларын күрсәтте, үзен-үзе тәкъдим итүчеләр күпме? - Барлыгы 186 округ исәпләнә. Күрсәтелгән кандидатлар - 197, алар барысы да закон нигезендә теркәлү узды. Шуларның 147се "Бердәм Росиия" сәяси партиясеннән, 16сы КПРФтан, 4се - "Справедливая"дән, 1се ЛДПРдан, 29 кандидат - үзен-үз тәкъдим итүче. Альтернативалы округлар шәһәрдә 4әү, районда 7әү. - Алдан тавыш бирү тәртибе турында да аңлатсагыз иде. - Бу сайлауларда да, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлагандагы кебек, алдан тавыш бирү оештырылачак. Әгәр сайлаучы чираттагы ялы, командировкасы, хезмәт режимы һәм укуы эшчәнлеге, дәүләт һәм иҗтимагый бурычлары, сәламәтлеге торышы белән бәйле рәвештә яки башка мөһим сәбәпләр белән бердәм сайлау көнендә тавыш бирергә сайлау участогына килә алмый икән, ул алдан тавыш бирү хокукыннан файдалана ала. Алдан тавыш бирү 2- 8 сентябрьдә территориаль сайлау комиссияләре урнашкан бинада: шәһәрнең Крупская урамы, 6нчы йорты адресы буенча һәм 9-12 сентябрьдә участок сайлау комиссияләрендә оештырыла. Эш көннәрендә алдан тавыш бирү өчен 16-20 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 12-16 сәгатьләрдә килергә мөмкин. - Тавыш бирү өчен махсус билгеләнгән урынга килеп сайлый алмаган кешеләргә нәрсәне белү мөһим? - Тавыш бирү өчен махсус билгеләнгән урынга килеп сайлауны башкара алмаучы кеше (ул сак астындагы, сәламәтлеге буенча килә алмаучы яки физик мөмкинлеге чикләнгән булырга мөмкин) үз сайлау участогында махсус исәпкә кертелгән булырга тиеш. Моның өчен сайлаучы участок сайлау комиссиясенә махсус тавыш бирү урыныннан тыш булган җирдә сайлау хокукы бирүләрен сорап гариза яза яисә телдән хәбәр итә. Комиссия исә мондый мөрәҗәгатьне махсус реестр буенча терки. Мөрәҗәгать тавыш бирү вакыты төгәлләнүгә 6 сәгатьтән дә ким булмаганда теркәлә, ягъни 14 сәгатькә кадәр теләгеңне җиткерергә кирәк, чөнки тавыш бирү иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: