Зәй офыклары

Түләүләрне – интернет аша

Моңа кадәр коммуналь хезмәтләр яки башка төр түләүләрне башкарганда халыктан комиссия җыемы алынмый иде. Бу банкларның коммуналь хуҗалык белән төзелгән килешүе нигезендә счет-фактурага алдан ук кертелде. 1 июльдән (июль ае өчен килүче счет-фактурага) һәр түләү башкаручыга комиссияне аерым түләргә кирәк булачак. Комиссиянең күпме булуы түләүләрне кайсы банк аша башкаруга бәйле....

Моңа кадәр коммуналь хезмәтләр яки башка төр түләүләрне башкарганда халыктан комиссия җыемы алынмый иде. Бу банкларның коммуналь хуҗалык белән төзелгән килешүе нигезендә счет-фактурага алдан ук кертелде. 1 июльдән (июль ае өчен килүче счет-фактурага) һәр түләү башкаручыга комиссияне аерым түләргә кирәк булачак. Комиссиянең күпме булуы түләүләрне кайсы банк аша башкаруга бәйле. Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов җентекле аңлатма бирде һәм түләүләрне интернет аша uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп башкаруның күпкә отышлы булуын ассызыклады.

- Беренчедән, бу кешеләрнең вакытын экономияләргә, өйдән торып кына төрле түләүләрне тиз арада башкарырга мөмкинлек бирә. Икенчедән, uslugi.tatarstan.ru сайты аша коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә комиссия җыемы проценты бик аз - 10 сум тирәсе, ә банкларда ул 20 сумнан да ким түгел. Июль ае өчен коммуналь хезмәтләргә түләүне без август аенда башкарачакбыз. Шуңа кадәр һәркемнең мөмкин кадәр азрак комиссия алына торган түләү ысулын куллануы мөһим, - диде ул.

Интернет аша төрле түләүләрне uslugi.tatarstan.ru сайты аша түләү өчен masterCard яки Maestro билгесе төшкән банк картасы булу зарур. uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп, теркәлү системасына басасың, анда синең кәрәзле телефон номерың сорала. Телефон номерын җыеп, интернет аша җибәрүгә, синең телефонга код җибәрелә. Нәкъ менә шушы код белән Татарстан муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре порталында синең махсус битең барлыкка килә. Анда син үзең турында мәгълүматны тутырасың. Нәтиҗәдә аның ярдәмендә коммуналь хезмәтләр, салымнар һ.б. түләү счетларын тиз арада башкару мөмкинлеге туа.

Электрон юл белән түләүләрне шулай ук төрле банклар хезмәтләре аша да башкарырга мөмкин. Әлегә бездә коммуналь хезмәтләр өчен 19 мең түләүченең бармак белән генә санарлыгы электрон юл белән түли. Ә инде электр счетчиклары күрсәткечләрен электрон юл белән тапшыру өчен http://zainskuk.ru га кереп, "показатели счетчика" дигән күрсәткечкә басып, тиешле саннарны язарга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: