Зәй офыклары

Торак төзелеше, ветераннарның торак шартларын яхшырту

Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында торак төзелеше, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, муниципаль берәмлекләрдә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә үтте. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. 1 июньгә...

Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында торак төзелеше, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, муниципаль берәмлекләрдә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә үтте. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

1 июньгә республикада 897,2 квадрат метр (еллык планның 36 проценты) торак файдалануга тапшырылган, шуның 169,2 квадрат метры - социаль ипотека программасы буенча. Ветераннар өчен (608 кеше) 134 йорт төзелә. Быелның 4 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан торак төзелеше буенча Россия субъектлары арасында - III, Идел буе федераль округында I урында.

Республика киңәшмәсеннән соң, район башлыгы видеоконференциядә күтәрелгән проблемалар буенча киңәшмә үткәрде. Анда идарәче компания җитәкчелеге, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, подряд оешмалары, төрле структуралар җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы һәр юнәлештә эшне җанландыру, күпкатлы йортларда капиталь ремонт барышын билгеләнгән графиктан чыкмыйча алып бару, башкарылган эшләр буенча тиешле актларны вакытында тутыру, төзелешнең кайбер участокларында эшне ике сменада оештыру кирәклеген ассызыклады.

Быелның биш аенда торак төзелеше планы 40 процентка үтәлгән. Республиканың уртача күрсәткече белән чагыштырганда бу бераз күбрәк. Әмма тынычланырга ярамый. Бездә торак шартларын яхшыртуга 34 ветеран чиратта тора. Шуның 15е генә фатирны Зәйдән алырга ниятли. Бохарайда клуб төзелеше дәвам итә. Төзүчеләр бинаның стеналарын салуга керешкән. Объект 30 августка тапшырылырга тиеш.

Район башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга бурычлар билгеләде. Алар - төзү-төзекләндерү мәйданчыкларында куркынычсызлык техникасын тәэмин итү, тиешле оешмаларга моны даими контрольдә тоту, подряд оешмаларында эш көннәрен нәтиҗәле файдалану, шул исәптән шимбә эшне туктатмау, торак милекчеләре ширкәтләренә төзелеш калдыкларын чыгару-җыю урынын билгеләү, идарәче компаниягә калдыкларның вакытында чыгарылуына күзәтчелек итү, газ хуҗалыгына шәһәр-районда газүткәргечләрнең буялу торышын ачыклау һәм капиталь ремонт узучы йортларга килүче газүткәргечләрне буяу, Аксар мәктәбендә эшләүче подряд оешмасына эш темпларын көчәйтү, гомумән, ремонтланучы мәктәпләр, балалар бакчаларындагы эшне катгый контрольдә тоту һ.б.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: