Зәй офыклары

Төп бурыч – сыйфатлы хезмәт күрсәтү

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин 23 гыйнвардан 3 февральгә кадәр шәһәр-районда оператив хәлне анализлап, аның чагыштырмача тотрыклы булуын билгеләп үтте. Ринат Кәлимуллович тотрыклылыкның сәбәбен көннәрнең салкын торуы белән аңлатты. "Зәй район үзәк дәваханәсе" дәүләт...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин 23 гыйнвардан 3 февральгә кадәр шәһәр-районда оператив хәлне анализлап, аның чагыштырмача тотрыклы булуын билгеләп үтте. Ринат Кәлимуллович тотрыклылыкның сәбәбен көннәрнең салкын торуы белән аңлатты.

"Зәй район үзәк дәваханәсе" дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең 2011 елда эшчәнлеге турында баш табиб Владимир Гуров, "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет учреждениесе Зәй филиалының узган елдагы эшчәнлеге турында баш табиб Айдар Төхвәтуллин чыгыш ясады.

- Узган ел район үзәк дәваханәсе эшчәнлеге билгеләнгән күләмнәрдә халыкка бушлай медицина хезмәте күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасын үтәү, аның сыйфатын күтәрү, сәламәтлек саклауны модернизацияләү һәм "Бәләкәч" дәүләт программаларын үтәү, "Сәламәтлек" илкүләм проектын тормышка ашыру, сәламәтлек саклауның медико-социаль һәм икътисади нәтиҗәлелегенең индикатив күрсәткечләрен тагын да яхшыртуга юнәлдерелде, - диде Владимир Гуров чыгышында.

2011 елда районда 642 сабый туган (шуның 594е - шәһәрдә), бу - 2010 елга карата 2 процентка ким. Халыкның тулаем авыруы, 2010 ел белән чагыштырганда, 4,8 процентка кимегән.

Узган ел район үзәк дәваханәсен мәгълүматлаштыру буенча зур эш башкарылган: локаль исәпләү челтәре шактый киңәйгән, диагностика корпусы, поликлиника һәм стационар гомуми челтәргә берләштерелгән, бу челтәргә 78 компьютерның 49ы тоташтырылган. 2011 елның маеннан авырулар табибларга "Электрон теркәү" һәм район үзәк дәваханәсенең рәсми сайты аша мөстәкыйль языла ала. Дәваханә "Электрон хөкүмәт" документ алмашуның бердәм ведомствоара системасына тоташкан.

Бүгенге көндә муниципаль район сәламәтлек саклау тармагында 91 табиб һәм 483 урта медицина персоналы эшли. Табибларның 49,6 проценты квалификация категориясенә ия. Табиблар белән тәэмин ителеш республика уртача күрсәткеченең 64,9 процентын тәшкил итә. Тармак буенча айлык уртача хезмәт хакы - 10902,4 сум, табибларныкы - 29412,8 сум.

- Татарстан Республикасының югары технологияле медицина хезмәте күрсәтү системасына кушылу, эшчәнлектә клиентларга ориентлашуны үстерү, матди-техник базаны ныгыту, кадрлар потенциалын күтәрү (табиблар һәм урта медицина персоналы белгечлекләренә укыту, югары һәм махсус урта белем бирү уку йортлары студентлары белән эш алып бару), район үзәк дәваханәсендә мәгълүмати технологияләрне камилләштерү - агымдагы елда хәл итәсе төп бурычлар, - диде баш табиб.

"Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Зәй филиалы баш табибы узган ел үзәк тарафыннан алып барылган барлык юнәлештәге эшчәнлекне анализлады.

Оборона-масса айлыгы кысаларында узучы чаралар турында РОСТО-ДОСААФ шәһәр оешмасы идарәсе рәисе Рәис Галиев бәян итте. Әлеге чаралар күптөрле һәм алар ай дәвамында узачак.

Бу юлы да "ВодоканалСервис - Зай-Водоканал" АҖ филиалы директоры Рәмис Ханнанов судан файдалану өчен халык белән килешүләр төзү эше буенча хисап тотты.

Район башлыгы, киңәшмәгә йомгак ясап, район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуровка 4 фельдшер-акушерлык пунктында даими эшләүче фельдшерлар булмавын искә төшереп, бу проблеманы хәл итү кирәклеген искәртте. Ул шулай ук дәваханәдә авыруларга ярдәм күрсәтү өчен кайвакыт кайбер бүлекләрдә медицина җиһазлары (шприц, физраствор һ.б) белән тәэмин ителештә өзеклекләр булу очракларын әйтте, моны чын мәгънәсендә эшкә җавапсыз карау дип бәяләде, шундый соңгы очрак буенча баш табибка җаваплы затларга карата чаралар күрү бурычын куйды.

Берничә көн элек шәһәр һәм шәһәр янындагы кар катламында кара сөрем күренә башлады. Әмма әлегә кадәр моның сәбәбен ачыклаучы юк. "Роспотребнадзор", башка тикшерү органнары да бу хәл буенча үз сүзен әйтми. Район башлыгы әлеге уңайдан тиешле күрсәтмәләр бирде.

Соңыннан Татьяна Васильевна киңәшмәдә катнашучыларны бу атнада узачак төп чаралар планы белән таныштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: