Зәй офыклары

Язгы ташуга әзер булыйк

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. "ВодоканалСервис"-"Зәй-Водоканал" АҖ филиалының 2011 елда эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлары турында филиал директоры Рамис Ханнанов чыгыш ясады. "Зәй-Водоканал" предприятиесе "ВодоканалСервис" АҖ составына 2011 елның 1 гыйнварында керде. Оешма су белән тәэмин итү,...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды.

"ВодоканалСервис"-"Зәй-Водоканал" АҖ филиалының 2011 елда эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлары турында филиал директоры Рамис Ханнанов чыгыш ясады. "Зәй-Водоканал" предприятиесе "ВодоканалСервис" АҖ составына 2011 елның 1 гыйнварында керде. Оешма су белән тәэмин итү, су бүлү корылмалары һәм су челтәре төзек эшләвен тәэмин итә. Предприятие карамагында 181 километр су һәм 64 километр канализация челтәре, 28 артезиан скважинасы, 4 су челтәре һәм 2 канализация суырту станциясе, 2 биологик чистарту корылмасы бар. Әлеге су-канализация хуҗалыгында 203 кеше хезмәт куя. Аларның хезмәт хакы узган ел 3,6 процентка арткан һәм уртача 12457 сум тәшкил итә. 2011 елда оешма 1 миллион 600 куб метр (43 миллион сумнан артык) су саткан. Узган елгы чираттагы һәм капиталь ремонт программасы 102,3 процентка үтәлгән.

Быел предприятие 2 миллион 682 мең сумлык ремонт эшләре башкаруны планлаштыра. Шунысын да әйтик, шәһәрнең аерым бистәләрендә үз йортлары белән яшәүчеләрне су белән тәэмин итү максатында, 2012-2017 елларга исәпләнгән муниципаль программа әзерләнә. Ул урамнарда су челтәрен алмаштыру, реконструкцияләү, шулай ук кайбер урыннарда яңа су челтәре сузуны (7 километр чамасы) күздә тота. Әлеге чыгымнар 12 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. Бу эшләр шәһәрнең "Шанхай" бистәсе һәм Воздвиженканың ике урамында башкарылачак.

Муниципаль районда язгы ташу чорына әзерлек барышы турында гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Вячеслав Петров бәян итте. Быелгы кыш карлы булмады. Районда кар катламы уртача 30-50 сантиметр тәшкил итә, җирдәге туң - 40-50 сантиметр. Шул сәбәпле, кар тагын яумаган очракта, язгы сулар зур проблема тудырмаячак. Шулай да бу әле кар эрү, ташу чорына әзерләнмәскә була дигән сүз түгел. Көтелмәгән хәлләргә һәрвакыт әзер булу кирәк. Районда ел саен су баса торган урыннар билгеле. Вячеслав Петров әйтүенчә, ташу чорына районның паспорты әзерләнгән, тиешле чаралар уздыру планы эшлән- гән, аларның үтәлешен контрольдә тотучы эшче төркем төзелгән, районның гидрокорылмалар торышы тикшерелгән.

Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авыллары тирәсендә ике гидропост булачак. Биредән җаваплы затлар көненә ике мәртәбә Зәй елгасы торышын хәбәр итеп торачак. Мартның беренче декадасында "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе" ҖЧШ һәм "Инвестстройсервис" ҖЧШ шәһәр-райондагы барлык су үткәрү торбаларын (285 данә), шулай ук яңгыр сулары агу урыннарын кардан арындырачак. Районда 5 үләт базы исәпләнә. Аларга су басу куркынычы янамый.

- Хәзерге вакытта су басу мөмкин булган зоналарда коткару эшләрен оештыруга юнәлдерелгән чаралар уздырыла, - диде Вячеслав Петров.

2011 ел нәтиҗәләре буенча бюджет учреждениеләре тарафыннан керем бирүче эшчәнлек планнары үтәлеше турында ТР Финанс министрлыгының Зәй районы департаменты җитәкчесе Резидә Гәрәева чыгыш ясады.

Киңәшмә ахырында контрольдә торучы мәсьәләләр каралды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: