Зәй офыклары

“Ышаныч телефоны”

Дәүләт янгын күзәтчелеге эшчәнлеген тагын да камилләштерү, халык белән уңышлы элемтәләрне тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылу очраклары буенча оператив эш итү, административ каршылык барлыкка килү фактларын бетерү, дәүләт янгын күзәтчелеге органы җаваплы хезмәткәрләре тарафыннан хезмәт вазифаларыннан явыз нияттә файдалану, хезмәт дисциплинасын бозу һ.б. шундый очракларны булдырмау максатыннан тәүлек буе...

Дәүләт янгын күзәтчелеге эшчәнлеген тагын да камилләштерү, халык белән уңышлы элемтәләрне тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылу очраклары буенча оператив эш итү, административ каршылык барлыкка килү фактларын бетерү, дәүләт янгын күзәтчелеге органы җаваплы хезмәткәрләре тарафыннан хезмәт вазифаларыннан явыз нияттә файдалану, хезмәт дисциплинасын бозу һ.б. шундый очракларны булдырмау максатыннан тәүлек буе эшләүче "ышаныч телефоны" булдырылды. Бердәм "ышаныч телефоны"ның номеры: (843) 292-64-09. Әгәр сез кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекторы, янгын күзәтчелеге инспекторы, янгын сүндерү, коткару, авария-коткару эшләре буенча федераль хезмәткәрләрнең хаксыз, тиеш булмаган гамәлләренә юлыксагыз, бу хакта шушы телефонга шалтыратып, үз фикерегезне җиткерә аласыз. Һәр шалтырату исәпкә алынып, бер ай эчендә сезгә җавап биреләчәк. Шуңа күрә "ышаныч телефоны"на шалтыратканда исем, фамилия, яшәү урыны буенча адрес төгәл бирелергә тиеш. Аноним шалтыратулар буенча тикшерү алып барылмый. Тагын шунысын да искәртәбез, сез үз тәкъдимнәрегез, ризасызлыкларыгызны тәүлек буе эшләүче федераль "ышаныч телефоны"на 8(495) 449-99-99, Идел буе региональ үзәге "ышаныч телефоны"на 8-800-100-11-20 номеры буенча шалтыратып җиткерә аласыз.

Янгын каравылы телефоны: 7-40-01, 112, 010.

Муниципаль район янгын күзәтчелеге бүлеге.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: