Зәй офыклары

Зәйдә сайлау барышын күзәтүчеләр кимчелекләр юк дип белдерә

Зәйнең "Космос" яшьләр үзәгендә урнашкан 1441нче сайлау участогында көндезге сәгать 12гә сайлаучыларның 50 проценты тавыш бирде, ди сайлау участогы рәисе Людмила Илларионова. Участокта күзәтүчен Галина Абрамова халыкның сайлауларга бик җитди каравын, бернинди хилафлыкларга юл куелмавын әйтә. - Кешеләр сайлауларның бик җитди процесс булуын аңлыйлар, үзара мөнәсәбәтләрдә дә хөрмәт, ихтирамлылык сизелә....

Зәйнең "Космос" яшьләр үзәгендә урнашкан 1441нче сайлау участогында көндезге сәгать 12гә сайлаучыларның 50 проценты тавыш бирде, ди сайлау участогы рәисе Людмила Илларионова. Участокта күзәтүчен Галина Абрамова халыкның сайлауларга бик җитди каравын, бернинди хилафлыкларга юл куелмавын әйтә.

- Кешеләр сайлауларның бик җитди процесс булуын аңлыйлар, үзара мөнәсәбәтләрдә дә хөрмәт, ихтирамлылык сизелә. Ә активлык, җаваплылык турында искәртеп шуны әйтәсем килә: бер сайлаучыбыз Мәскәү шәһәрендә яши, ул нәкъ менә тавыш бирү теләге белән бүген ерак араны якын итеп, шәһәребезгә кайтып төште һәм иң беренче эш итеп сайлау участогына килде. Халыкның менә шул рәвешле тавыш бирү процессына җаваплы каравы сөендерә, димәк, бу безнең алга таба республикабыз киләчәге өчен башкарылачак эшләрдә бердәмлегебез турында сөйли, - ди Галина Абрамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: