Зәй офыклары

Җәмгыять һәм кеше рубрикасы буенча яңалыклар

  • 24 октябрь 2017 - 17:05
    Зәйдә өч паркта эш бара
    Бүгенге көндә Зәйнең өч паркында эш бара. Алар - Рәфыйков урамы каршындагы беренче, икенче һәм Мирный бистәсендәге парклар. Рәфыйков паркларында асфальт тротуарлар ясалып, яктыркычлар урнаштыралачак. Мирный бистәсендәге парк тулысынча асфальтланды, аны төзекләндерү эшләре бара. Ул тиздән бистә халкы ял итәрдәй һәм хозурланырдай парк булачак.
    839
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 10:05
    Көмешкә куган өчен хөкемгә тартылганнар
    Шәһәр суды тарафыннан кулланучылар сәламәтлеген тәэмин итүгә җавап бирми торган законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сату белән шөгылләнгән 48 яшьлек хатын-кыз һәм 81 яшьлек ир-атка карата хцкем карары чыгарды - хатын-кызны -20, ир -атны 5мең сумга штрафка тартты. Тикшерү нәтиҗәсендә әлеге хатын-кыз шәһәрдәге фатирында көмешкә эшләп, сату өчен фатирында саклый. Февраль...
    670
    0
    0
  • 2 июль 2017 - 10:55
    Зәй янында һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум акча түләнәчәк
    Матди ярдәм күрсәтү турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Татарстана прокуратурасы Зәй районындагы һәлакәт буенча җинаять эшен аерым контрольгә алды Зәй янындагы фаҗига факты буенча йөк машинасы һәм автобус йөртүчеләре тоткарланачак Зәйдән чыкканда булган һәлакәттә үлүчеләрнең туганнары өчен кайнар линия ачылды Татарстанда Зәй районындагы фаҗига белән бәйле рәвештә...
    640
    0
    0
  • 27 ноябрь 2016 - 08:16
    Әниле булу - иң зур бәхет
    Газета укучылар игътибарына Сарсаз-Баграж мәктәбенең «Мәктәп хәбәрләре» түгәрәгенә йөрүчеләр язмаларыннан өзекләр тәкъдим итәбез. Әниемнең исеме - Гөлчәчәк. Ул бик сабыр, түземле, акыллы, тыйнак кеше. Мин әниемә кулдан килгәнчә ярдәм итәм һәм аны борчымаска тырышам. Ул минем аңламаган сорауларыма җавап таба, файдалы киңәшләрен бирә. Мин мәктәптән кайтуга бар өйгә дә хуш...
    665
    0
    0
  • 27 ноябрь 2016 - 07:13
    Яратыйк, кадерлик аларны!
    Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше! Балаларына җан биреп кенә калмыйча, сау-сәламәт үстерү, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, аларның рухи байлыгын кайгырту - аналарның иң зур батырлыгы. Калмаш авылында гомер итүче әңкәем Мәмдүдә 28 яшендә 3 бала белән тол кала, ир җигелеп тартасы дөньяны ул берүзе өстери башлый....
    667
    0
    0
  • 27 ноябрь 2016 - 06:30
    Мамык шәле көч бирә сыман
    Анаң, аннары анаң, аннары тагын анаң, соңыннан гына атаң. Хәдис. Ана - иң кадерле, газиз зат. Аны беркем алыштыра да, аны югалту бушлыгын берәү дә тутыра да алмый. Шагыйрь әйтмешли, әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйсың, аларны искә төшерәсең, сагынасың, аларны ачуландыруыңа үкенәсең дә. Өлкән яшьтәге кеше булсам да, әнине искә алмаган...
    651
    0
    0
  • 25 ноябрь 2016 - 07:05
    Күпфатирлы йортларда газ җиһазларын тикшерәләр
    Шәһәрдә күпфатирлы йортларда газ хуҗалыгын тикшерү буенча профилактик эшләр алып барыла. Бу чараны янгын күзәтчелеге һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре газ хезмәте, хезмәт күрсәтүче оешмалар, торак инспекциясе, район хакимияте, торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компания вәкилләре белән бергә үткәрә. Исегезгә төшерәбез, мондый боерык Рязань һәм Иваново шәһәрләрендә, көнкүреш газы шартлап,...
    609
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 08:52
    Зәйдә бер атнада 9 бала юл кагыйдәсен бозган
    12-18 ноябрьдә Зәй районы территориясендә 14 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бәхеткә аларда кешеләр зыян килү очраклары юк. 2 машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен тоткарланган. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрмәгән 9 балага "яшь юл кагыйдәсе бозучы" беркетмәсе төзелгән. - Мәктәптән кайткан вакытта балалар арасында "зебралар" аша йөрмәүче, светофор...
    762
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 06:04
    Чаллыда - Зәйлеләр очрашты
    Узган шимбәдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Зәй районында туган һәм төрле төбәкләрдә таралып яшәүче якташлар очрашты. Әлеге якташлар очрашуы быел унбишенче мәртәбә үткәрелде. Якташлар оешмасын Чаллыда Виталий Агапов җитәкли. Чаллыда шундый 34 якташлар оешмасы эшләп килә. Мондый очрашу -күрешеп сөйләшүләрне яңарту өчен бик уңай форсат. Зәй якташлар очрашуын оештыруда Сайрус...
    843
    0
    0
  • 19 ноябрь 2016 - 07:08
    Әти-әни үрнәк булсын
    Бала тәрбияләүдә физик көч куллану, куркыту, янау, сугу яхшыга илтәме, дигән сорау "Ата-ана университеты" кысаларында алып барыла торган чираттагы очрашуда төп тема буларак күтәрелде. Бу очрашуга балалары социаль адаптациягә авыр бирелүче әти-әниләр, низаглы гаилә әгъзалары чакырылды. Очрашуны социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге психологы оештырды. Психолог очрашуда катнашучыларның игътибарын иң элек әлеге...
    718
    0
    0
  • 19 ноябрь 2016 - 06:16
    Өлкәннәрдә - акыл, зирәклек
    Ветераннар советы эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлеш булып өлкән буын вәкилләре: сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында кайгыртучанлык күрсәтү, яшьләр арасында патриотик тәрбия эшләре алып бару санала. Районда әлеге иҗтимагый оешма белән узган елдан Марсель Салих улы Хуҗин җитәкчелек итә. Аның белән әңгәмәбез районда ветераннарның социаль-икътисади хәлен яхшырту, актив озын гомергә ярдәм итү...
    0
    0
    0
  • 17 ноябрь 2016 - 12:41
    Суд әбине яклады
    Зәй районының бер авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны торак йортын карап, ведомствоара комиссия яшәргә була дигән карарга килә. Комиссия урынга чыгып визуаль төстә карау нәтиҗәсендә 75 процент тузган агач йортны яшәргә яраклы дип таный. Ә ведомствоара комиссиянең нәтиҗәсе белән килешмәгән граждан судка мөрәҗәгать итте. Ул суд каравына...
    516
    0
    0
  • 17 ноябрь 2016 - 12:38
    “Әти-әниләрегез белән яшәгез”
    Зәй башкарма комитетының торак-көнкүреш мәсьәләләре буенча комиссия шундый карарга килеп, бер гражданинны торак сертификаты алучылар исемлегеннән һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегеннән төшерә. Комиссия әлеге гражданны, өлкән яшьтәге әтисе белән яшәү сәбәпле, торакка мохтаҗ дип санамый. Ә торак - өлкән граждан милке. 1980 елдан ирле-хатынлы бу кешеләр илнең төньяк районнарында...
    491
    0
    0
  • 16 ноябрь 2016 - 08:18
    Дустын җаваплыктан йолам дип, үзе капкан
    Зәй шәһәр прокуратурасы 26 яшьлек ир-егеткә карата ачылган җинаять эше буенча шәһәр судында дәүләт гаепләвен яклады. Әлеге ир-ат агымдагы елның сентябрендә машина урлап, куып алып китүдә катнашкан өч дустын, җинаять җаваплылыгыннан йолып калу максатында, машинасы урланып зыян күргән кешегә урлашу турында әйтмәсен өчен, 10 мең сум акча бирергә тели. Әмма...
    523
    0
    0
  • 16 ноябрь 2016 - 08:14
    “Бала тәрбияләү ачкычлары”
    Бала тәрбияләүдә физик көч куллану, куркыту, янау, сугу яхшыга илтәме, дигән сорау "Ата-ана университеты" кысаларында алып барыла торган чираттагы очрашуда төп тема буларак күтәрелде. Бу очрашуга балалары социаль адаптациягә авыр бирелүче әти-әниләр, низаглы гаилә әгъзалары чакырылды. Очрашуны социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге психологы оештырды. Психолог очрашуда катнашучыларның игътибарын иң элек әлеге...
    679
    0
    0
Реклама