Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, киләчәге хәл ителә. Шундый укытучыларымның берсе – гомерен мәктәпкә багышлаган кеше – Җиһангир абый СИБГАТУЛЛИН.