Зәй офыклары

Дин һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар

  • 18 июнь 2018 - 09:02
    Зәйдә Ураза гаете узды
    Зәй районы мәхәлләрендә Ураза гаете зур оешканлык белән җанлы узды.
  • 14 июнь 2018 - 09:22
    Зәйдә Гает көнне “Хәйрия” балалар бәйрәме үтә
    Ураза гаете көнне Зәйдә балалар да игътибарда булачак: мәчет биләмәсендә хакимият булышлыгы белән сәгать 9да балалар өчен «Хәйрия» дигән балалар бәйрәме үткәрәлә.
  • 14 июнь 2018 - 09:21
    Зәйдә Гает намазы ничәдә башлана?
    Зәйдә Ураза бәйрәме ничегрәк үтәчәк? Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк итеп бирелгән Рамазан ае тәмамланып килә. Иртәгә 15 июньдә – Ураза гаете.
  • 14 июнь 2018 - 09:19
    Фитр сәдакасын күпме бирергә?
    Фитыр сәдакасы бирү һәр мөселманга фарыз. Бу хакта пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Аллаһының илчесе фитр сәдакасын һәрбер ир, хатын-кыз, зур һәм кече, ирекле һәм кол булган мөселманнарга фарыз кылды. Сәдаканы кешеләр гает намазына чыкканчы бирергә әмер итте” (Бухари һәм Муслим).
  • 5 гыйнвар 2018 - 10:24
    СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: 2018 елда Ураза гаете һәм Корбан гаете кайсы көннәргә туры килә?
    2018 елга дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр мәгълүм.
  • 16 сентябрь 2016 - 11:07
    Зәйдә изге китап сүзе тыңлап, корбан итеннән авыз итте
    Районда конфессияара дуслык, татулыкны саклауга, төрле милләтләрне йола-гадәтләре, бәйрәмнәрен җанландыруга игътибар зур. Мөселманнар агымдагы елда Мәүлет, Ураза, Корбан бәйрәмнәре, "Ялчыгол укуларын" киң билгеләп үтте. Кичә политехник колледжда район-шәһәр мөселманнары өчен Корбан ашы оештырылды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин, авыл имамнары, 200гә...
  • 13 сентябрь 2016 - 08:35
    Корбан бәйрәмендә Зәйдә балалар өчен хәйрия чарасы оештырылды
    Дүшәмбе көнне Зәй районының барлык мөселман халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Мәчетләрдә бәйрәм намазы укылды. Шәһәрнең үзәк мәчетендә исә инде икенче ел рәттән ураза һәм корбан гаетләре көнне балалар өчен хәйрия чарасы, уеннар оештырыла. Быел да үзәк мәчет башлангычына район хакимияте, мәдәният, яшьләр эшләре идарәләре кушылды. Мәчет ишегалдында милли уеннар...
  • 26 июль 2016 - 13:14
    Зәй мәчетендә балалар өчен “Ихлас” лагере эшли
    Зәй үзәк мәчетендә бу җәйдә дә балалар өчен мөселман лагере эшли. Барлыгы 60лап кыз һәм малай белщн өч төркемгә бүлеп, иртәнге сәгать тугыздан көндезге икегә кадәр махсус дини белемле әйдаманнар укыту-тәрбия эшләре белән шөгыльләнә. Балалар биредә дини тәгълимат белән бергә әхлак-әдәп кануннарын, бер-береңә дустанә мөнәсәбәттә булу серләрен, гарәпчә уку-язу нигезләрен...
  • 2 июль 2016 - 05:10
    Ураза ае - сабырлык ае
    Рамазан-шәриф ае төгәлләнеп килә. Быелгы ураза көннәрнең иң озын вакытына, икенче яртысының башы эссе көннәргә туры килде. Кеше ихластан Аллаһ ризалыгы өчен ураза тота икән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ул ураза тотучыларга мәрхәмәтен сала, җиңеллеген бирә. Тоткан уразалар кабул булсын. Ураза бәйрәме дә якынлаша, бәйрәм уңаеннан без район-шәһәр мөхтәсибе, «Ялчыгол»...
  • 28 июнь 2016 - 12:07
    Ифтарга җыелдылар
    Конфессияара дуслык, татулыкны саклау - районыбызның казанышы. Төрле милләт халкы йола-гадәтләре, бәйрәмнәрен җанландыруга бездә игътибар зур. Православие динендәгеләрнең Раштуа, Кач ману, мөселманнарның Корбан, Мәүлет бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелде. 27 июньдә Ураза уңаеннан политехник колледжда район-шәһәр мөселманнары өчен ифтар оештырылды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, имам-мөхтәсип...
  • 24 июнь 2016 - 06:36
    Зәйдә Ураза ае бәйрәм кебек уза
    Районда Ураза ае бәйрәм кебек уза. Күпчелек мәхәлләләрдә тәравих намазлары укыла, Түбән мәхәлләдә Коръән хәтем кылына, "Нур" мәчетендә мөкабәлә укыла, биредә химаячеләр, мәчет әгъзалары ярдәме белән ай буе ифтарлар оештырыла. Саматовлар - Мирный бистәсе, Линар Шаһиев, Фәридә ханым Фәрдиева, Нигъмәт Ибраһимов һ.б.лар "Нур" мәчетендә авыз ачтырдылар. Район-шәһәр мәхәлләләрендә дә ифтарлар...
  • 13 май 2016 - 06:29
    Рухи мирас объектлары торгызыла
    Татарстан һәрчак Россиянең төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган регионы булды, киләчәктә дә шулай булыр. Төрле халыкларның мәдәнияте, үзенчәлекне саклаган хәлдә, туган ягыбызның тарихын һәм мәдәниятен тагын да баета гына. Татарстанлылар республикада яшәүче халыкларның мәдәни мирас объектларына бердәй сак карый. Төрле дин вәкилләренә тирән хөрмәт белән рухи мәдәният...
  • 17 ноябрь 2015 - 10:28
    Чаллыда дини китап күргәзмәсе оештырыла
    27-29 ноябрьдә Чаллыда "Хәләл-Үзәк"тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә оештырыла. Аның барышында Россиядә һәм Татарстанда дини юнәлештә эшләүче нәшриятлар эшчәнлеге, алар чыгарган продукция белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә яңа чыккан дини әдәбият, уку әсбаплары күрсәтеләчәк һәм аларны очсыз бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук...
  • 9 ноябрь 2015 - 11:33
    Зәйлеләр Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булдыруны хуплый
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 ноябрьдә "Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында Указга кул куйды, дип хәбәр итә республика үзәк матбугат чаралары. Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар...
  • 28 октябрь 2015 - 11:29
    Район башлыгы православие дин әһелләре белән очрашты
    Ноябрь ае ахырында Казанда Татарстан православие дине вәкилләре форумы булачак. Республикада, шул исәптән районнарда, традицион конфессияләргә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Әлеге җәһәттән Зәй район җитәкчелеге дин әһелләре белән очрашулар уздыра. Аның чираттагысы бүген район башлыгы Разиф Кәримов катнашында узып, районда чиркәүләр торышы, проблемалар турында сөйләшү булды. Очрашуда Свято-Троицк чиркәве...
Реклама
Реклама