Зәй офыклары

Котлыйбыз рубрикасы буенча яңалыклар

  • 7 октябрь 2017 - 07:06
    Римма Мәгъсүм кызы Таймасованың 8 октябрьдә 60 яшьлек юбилее
    Кадер авылында яшәүче сөекле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Римма Мәгъсүм кызы Таймасованың 8 октябрьдә 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез...
    938
    0
    0
  • 6 октябрь 2017 - 06:14
    Сәлмән Һади улы Гариповка 7 октябрьдә 70 яшь тула.
    Куш-Елга авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Сәлмән Һади улы Гариповка 7 октябрьдә 70 яшь тула. Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Син яхшы тормыш иптәше, әти дә,...
    960
    0
    0
  • 5 октябрь 2017 - 12:05
    Фәйзелхак Габделхак улы Шәфигуллинның 5 октябрьдә, әниебез Кифая Хәмит кызы Галләмованың 15 октябрьдә 70 яшьлек юбилейлары
    Сармашбаш авылында яшәүче әтиебез Фәйзелхак Габделхак улы Шәфигуллинның 5 октябрьдә, әниебез Кифая Хәмит кызы Галләмованың 15 октябрьдә 70 яшьлек юбилейлары. Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелдән туган көннәрегез - гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Сез гади һәм матур яшисез, сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз күпләр өчен сокланырлык. Бердәнбер балагызны җылы ояда,...
    829
    0
    0
  • 5 октябрь 2017 - 11:58
    Нияз Валериан улы Галимовның 4 октябрьдә 50 яшьлек юбилее
    Аксар авылында яшәүче кадерле кешебез Нияз Валериан улы Галимовның 4 октябрьдә 50 яшьлек юбилее. Киң күңелле абыем, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәм. Сиңа сәламәтлек, чиксез куанычлар, безгә терәк булып, озын матур гомер итүеңне телим. Киләсе көннәр сиңа бәхет, шатлык, сөенечләр генә алып килсен. Олы бәйрәм белән тәбриклибез...
    819
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 06:19
    Юбилей белән!
    Югары Шепкә авылында гомер итүче кадерле туганыбыз Айрат Харис улы Ишмәтовның 2 октябрьдә 50 яшьлек юбилее булды. Кадерлебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син басынкы гына, тыныч холыклы булсаң да, зирәк акылың белән тормыш дулкыннарын айкап, җиренә җиткереп яшисең. Хезмәттән тәм табып, кешеләрне, тормышны яратып яшисең. Изге күңелең...
    0
    0
    0
  • 29 сентябрь 2017 - 05:30
    Керәшен Мәлеме авылында күркәм гомер кичерүче кадерле әти-әниебез Анна һәм Леонид Мухановлар бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үттеләр
    Керәшен Мәлеме авылында күркәм гомер кичерүче кадерле әти-әниебез Анна һәм Леонид Мухановлар бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үттеләр. Әтиебез Леонид Гурьевич 60 яшьлек юбилеен, әниебез Анна Васильевна шулай ук гомер бәйрәмен билгеләде. Кадерлеләребезнең уй-фикерләре генә түгел, туган көннәре дә янәшә. Әнә шулай бер-берсен тулыландырып, хөрмәтләп яшәү үрнәген алар без -...
    904
    0
    0
  • 29 сентябрь 2017 - 05:28
    Чыбыклы авылында гомер итүче Фәния Мөнәвир кызы Хәмидуллинаның 25 сентябрьдә туган көне булды.
    Чыбыклы авылында гомер итүче Фәния Мөнәвир кызы Хәмидуллинаның 25 сентябрьдә туган көне булды. Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син - һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур...
    991
    0
    0
  • 29 сентябрь 2017 - 05:27
    Әбләис Хәбибулла улы Нәбиуллинга 25 сентябрьдә 65 яшь тулды.
    Чыбыклыда туып үсеп, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Әбләис Хәбибулла улы Нәбиуллинга 25 сентябрьдә 65 яшь тулды. Кадерле, хөрмәтле җизни, син ел фасылының матур аенда дөньяга аваз салгансың. Табигатьтәге муллык, алтын көздән син үзеңә илаһи хозурлык, күңел сафлыгы һәм матурлык җыйгансың. Җизни! Син һәрчак яхшы гамәлләргә өндисең, төпле киңәшләрең белән авыр...
    926
    0
    0
  • 29 сентябрь 2017 - 05:26
    Хезмәттәшебез Рәйханә Рәфхат кызы Сафиуллинаны 50 яшьлек юбилее
    Хезмәттәшебез Рәйханә Рәфхат кызы Сафиуллинаны 50 яшьлек юбилее белән ихластан тәбриклибез! 30 елга якын гомерен Суык-Чишмә авылында хат ташучы һөнәренә багышлаган киң күңелле Рәйханәбез - кечкенә коллективыбызның тырыш хезмәткәре. Яңгырлы көн дими, кар-буран дими, ул һәрвакыт ике авыл арасында хезмәтен намус белән башкаруда. Аны һәр йортта яңа газет-журнал, хатлар, кирәк-яраклар...
    737
    0
    0
  • 29 сентябрь 2017 - 05:25
    Кадерлебез Рәйханә Рәфхат кызы Сафиуллинаны 50 яшьлек күркәм юбилее
    Кадерлебез Рәйханә Рәфхат кызы Сафиуллинаны 50 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Рәйханәбез! Исемең дә җисемеңә туры килеп бик ягымлы, татар халкы аны юкка гына җырларга салып җырламаган. Син - әниеңә тәмле телле бала, балалар-оныкларыңа яраткан ана, әби, туганнарыңа ышанычлы, киң күңелле ярдәмчел затсың. Сине туган көнең белән котлап,...
    724
    0
    0
  • 29 сентябрь 2017 - 05:24
    Суык-Чишмә авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Рәйханә Рәфхат кызы Сафиуллина 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
    Суык-Чишмә авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Рәйханә Рәфхат кызы Сафиуллина 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт юлын озак еллар дәвамында почта бүлекчәсендә эшләүгә багышлаган сөеклебез - авылда һәр йортта көтеп алынган хат ташучы. Ә йортыбызда барыбыз өчен дә сөекле гүзәл зат. Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине 50 яшьлек юбилеең...
    830
    0
    0
  • 29 сентябрь 2017 - 05:21
    Югары Шепкә авылында яшәүче иң-иң якын кешебез-әниебез Мәрзия Җәүдәт кызы Яхина 27 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее
    Югары Шепкә авылында яшәүче иң-иң якын кешебез-әниебез Мәрзия Җәүдәт кызы Яхина 27 сентябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барыбыз бергә җыелып, гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да...
    851
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 05:50
    Безнең иң кадерле кешебез – әниебез Фәния Мөнәвир кызы Хәмидуллинага 25 сентябрьдә 55 яшь
    Безнең иң кадерле кешебез - әниебез Фәния Мөнәвир кызы Хәмидуллинага 25 сентябрьдә 55 яшь тула. Алар әтиебез Роберт белән Чыбыклы авылында гомер кичереп, без өч баланы үстереп олы тормыш юлына бастырдылар. Бүгенге көндә безнең гаиләләребезнең бөтенлегенә, оныкларының шөгыльләре арта баруга куанып тормыш итәләр. Сөекле әниебез! Сине олы бәйрәмең - 55...
    761
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 05:00
    Шәмсенур Нуриәхмәт кызы Гатауллинаның 75 яшьлек юбилее
    25 сентябрьдә Чыбыклы авылында яшәүче иң-иң якын кешебез-әниебез Шәмсенур Нуриәхмәт кызы Гатауллинаның 75 яшьлек юбилее. Тормышның авырлыкларын җиңеп, әтиебез белән 5 баланы үстереп олы тормышка бастырган изге затларга олы рәхмәтлебез! Әниебез озак еллар сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан авылыбызның мөхтәрәм заты. Хәзерге вакытта ул олы гаиләбезне туган оябызга...
    812
    0
    0
  • 21 сентябрь 2017 - 13:06
    Зәйдә яшәүче Роза Александровна Ивановага бу көннәрдә 55 яшь тулды.
    Зәйдә яшәүче Роза Александровна Ивановага бу көннәрдә 55 яшь тулды. Кадерлебез, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булганың өчен рәхмәт сиңа. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,...
    835
    0
    0
Реклама