"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы 13-15 июльдә Актанышта булачак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында барлыкка килгән бу оешма утырышында Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркемәнстаннан 10 кунак катнашачак. Барлыгы 150ләп делегатның 5 төркемгә бүленеп авылларга чыгуы ниятләнә....