Зәй офыклары

Мәдәният һәм сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар

  • 25 апрель 2016 - 07:51
    Мин кайсы әкияттән?
    Зәй үзәк китапханәсенең татар бүлегендә Габдулла Тукай тууның 130 еллыгына багышланган ял көне клубы үтте. Китапханәчеләр анда катнашучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат бирделәр. "Мин кайсы әкияттән?" дип аталган викторина балаларда аеруча кызыксыну уятты. Малай-кызлар Тукай әкиятләреннән төзелгән "Су анасы", "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле" дип аталган татарча...
    342
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 06:48
    Энҗе белән Илиза - татар хатын-кызлары форумында
    Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы бара. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде. Зәйдән форумда Иске Зәй бистәсе һәм Имәнлебаш мәдәният йортлары директорлары Энҗе Әхмәтҗанова, Илиза Мотыйгуллина катнаша.Өч көнгә исәпләнгән форум Габдулла Тукайның тууына 130 ел...
    340
    0
    0
  • 18 апрель 2016 - 07:44
    Зәйдә - “Ике йолдыз” проекты
    Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Район авылларында "Ике йолдыз" дип исемләнгән ике тавышка җырлау һәм "Тылсымлы сандык" дип исемләнгән фольклор коллективлары бәйгесе үтте. Бәйгедә Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Бура-Киртә үзешчәннәре осталыкларын чарлады.
    359
    0
    0
  • 17 апрель 2016 - 15:13
    "Йолдызлык" та Зәй йолдызлары да нур чәчте
    «Созвездие-Йолдызлык- 2016» телевизион яшьләр фестивале тәмамланды. Быелгы бәйгенең финалына Зәйдән «Азаль», «Мирас» вокал-хореография ансамбльләре, «Улыбка» хореография ансамбле, аерым башкаручылардан бәләкәй зәйле Александра Шишмагаева, зурлар арасында вокал-соло номинациясендә Виктория Пузанкова чыкты. «Уникс» залында үткән гала-концертта исә «Азаль» төркеме - икенче, «Улыбка», Виктория Пузанкова - өченче урыннар белән бүләкләнде. Үзе иҗат иткән...
    281
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 06:54
    Зәйдән “Азаль”, «Мирас», «Улыбка» ансамбльләре, Александра, Виктория - фестиваль җиңүчеләре (Фоторепортаж)
    "Созвездие" - "Йолдызлык" телевизион яшьләр фестиваленең финалга сайлап алу турлары төгәлләнде. Уналтынчы тапкыр уздырылучы әлеге бәйгедә Зәй данын яклаган Әлфия Вәлиуллинаның "Азаль" һәм "Мирас" вокаль-хореография ансамбльләре, Лидия Нестягинаның "Улыбка" хореография ансамбле, аерым башкаручылар Александра Шишмагаева һәм Виктория Пузанкова гала-концертта катнашу хокукы алды. Бүген "УНИКС" тамаша залында "Азаль" һәм Виктория чыгыш...
    337
    0
    0
  • 11 апрель 2016 - 08:34
    Зәйдә үзенчәлекле форумның бер этабы узды
    Бу ялларда Зәйдә "Все краски мира" дип аталган республика мәгариф форумының йомгаклау төбәк этабы узды. Анда Әлмәт, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Яңа Чишмә районнарыннан мәктәп укучылары, студентлар катнашты. Безнең шәһәр форумның йомгаклау этаплары үткән бишенче урын булды. - Форумга тәкъдим ителүче проектлар барысы да милләтара конфликтларны кисәтүгә, Җир шарында дуслык,...
    295
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 07:35
    Иске Зәй бистәсендә спорт бәйрәме узды
    7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә - саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек - ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Гадәттәгечә, быел да бу көнне Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында спорт...
    283
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 12:13
    Зәй музыка мәктәбе укучылары - лауреатлар
    Алабугада музыка уен коралларында һәм аерым әсәрләрне башкару осталыгы, буенча " Кече шәһәрләр" дип аталган VI республика бәйгесе үтте. Бу юлы анда Зәй музыка мәктәбе педагоглары үз чыгышлары белән жюри игътибарын яулады. Бәйге нәтиҗәләре буенча халык уен кораллары соло номинациясендә Д. Коронова - II һәм "Позитив" ансамбле үз төркемендә II...
    296
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 10:59
    Фильмны музыкадан таныдылар
    Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре Кино елы уңаеннан кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештыра. Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хатын-кыз бәхете" клубына йөрүчеләр арасында Россия фильмнарын музыкадан танып белү чарасы уздырдылар. Күп кинолар таныш, ләкин күбесе онытылып та өлгергән. "Иван Васильевич профессиясен алыштыра", "Кавказ әсире", "Чүлнең ак кояшы", сугыш чоры киноларын танып белү...
    323
    0
    0
  • 30 март 2016 - 07:03
    Карга боткасыннан кошлар да авыз итте
    Зәйнең Мирный бистәсендә ял көне клубы кысаларында "Карга боткасы" бәйрәме үтте. Бу бәйрәм кыш тәмамланып, табигать уяна башлау уңаеннан уздырыла. Бәйрәм "Конфетти" һәм "Вдохновение" хореография коллективларының татар биюләре белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре исә балаларга "Кем беренче?", "Сыерчыклар кайттылар", "Түбәтәй" һ.б. уеннаы уйнаттылар, спорт бәйгеләре оештырдылар. Чара ботка авыз итү...
    467
    0
    0
  • 23 март 2016 - 06:20
    Зәй ГРЭСында эшләүчеләр спортны, сәнгатьне яраталар
    "Энергетик" Мәдәният сараенда шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе - ГРЭС хезмәткәрләре спортка, сәнгатькә булган мөнәсәбәтләрен үз чыгышлары аша күрсәттеләр. Районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында оешма-предприятиеләр арасында узучы сәнгать фестивале имтиханын алар үзенчәлекле чыгышлары белән тапшырды. Предприятие яшьләре тарафыннан күмәк ясалучы гимнастика сәхнә түрендәге зур экранда чагылыш...
    303
    0
    0
  • 18 март 2016 - 06:30
    Зәй балалары катнашындагы “Йолдызлык” фестиваленең төбәк турын “ТНВ-Татарстан” каналында күрсәтәчәкләр
    19-20 мартта "ТНВ-Татарстан" каналында "Йолдызлык" фестиваленең Сарманда узган төбәк турын күрсәтәчәкләр. Бу гала-концертта Зәй балалары да катнашты. 19 мартта көндезге сәгать 1дә - гала-концертның беренче өлеше, ә икенче көнне шул ук вакытта икенчесе трансляцияләнәчәк.
    350
    0
    0
  • 15 март 2016 - 12:18
    Фестиваль дәвам итә
    Зәйдә "Спорт - тормыш рәвеше ул" фестивале дәвам итә. Үткән атнада ул Иске Зәй район мәдәният йортында 1нче мәктәп, "Каенкай" балалар бакчасы, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Нива" һәм "Теплосервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре катнашында тулы залда узды. Фестивальнең төп өлеше Иске Зәй бистәсенең танылган спортчылары, талантлы кешеләре турында барды. Аларны сәхнәгә...
    0
    0
    0
  • 12 март 2016 - 07:27
    Зәй музеенда коймак “пешерделәр”
    Халыкта Май чабу дип йөртелгән бәйрәм атнасы бара. Ул 13 март көнне тәмамлана. Табыннарда - берсеннән-берсе тәмле коймаклар өеме, йөзләрдә - елмаю. Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары белән фольклор чара уздырылды. Музейдагы сандыклар ачылып, төрле төстәге тукымалар, яулыклар алынды. Ә малайлар бу көнне әтәч...
    492
    0
    0
  • 11 март 2016 - 11:50
    Авылга моң кайтты
    Зәй районы Сармашбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Әлеге генә якташлар очрашуы оештырганнар иде, кичә алар авыл халкына һәм мәдәният идарәсе методистлары хөкеменә Мәдинә Маликованың "Моңнар кайтты авылга" дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте. Спектакльне тамашачылар яратып карады. Сармашлылар аның белән Зәйдә дә чыгыш ясаячак. Рәзимә...
    512
    0
    0
Реклама
Реклама