Зәй офыклары

Мәгариф һәм тәрбия рубрикасы буенча яңалыклар

  • 15 ноябрь 2016 - 11:05
    Фән олимпиадаларының муниципаль туры страт алды
    Мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадалары муниципаль туры старт алды. Иң беренчеләрдән экология буенча район мәктәпләрендә узган турда иң зур бал җыйган балалар белемнәрен сынады. Ә бүген исә 6нчы мәктәптә математика буенча иң-иңнәр биремнәр эшли. Район туры олимпиадаларының нәтиҗәсе соңрак билгеле булачак. Яңалыкларга килгәндә, алдагы елларда олимпиадаларда катнашучыларның иң кечкенәләре 4нче...
  • 28 октябрь 2016 - 11:30
    Һөнәр сайлауга - кече яшьтән
    "PROF-навигатор" программасы кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге мәгариф идарәсе белән берлектә оешма-предприятиеләргә укучылар өчен экскурсияләр оештыруны дәвам итә. Кичә 2нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары ГРЭСта булып, әлеге предприятиедә эшләүче хезмәткәрләр белән очрашты. Зәй районы бюджетын формалаштыручы мөһим предприятиегә нинди белгечлекләр кирәк булуы, аларның эш шартларын күреп-танышты укучылар. Шәһәрне, республикабызның бер өлешен...
  • 19 октябрь 2016 - 07:21
    Зәйнең “Яшьлек” клубында балаларны шахмат уйнарга өйрәтәләр
    Зәй яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче "Яшьлек" клубында балаларны шахмат уйнарга өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә башлады. Бу районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару елы кысаларында логик фикерләү сәләтен үстерү, хәтерне яхшырту, вакытны файдалы шөгыль белән үткәрү максатында оештырыла. Балалар шахмат уйнау серләренә бик теләп төшенә.
  • 13 октябрь 2016 - 11:58
    Укучы дәрестә талчыкмасын өчен
    Зәй мәгариф идарәсе уку процессында балаларның сәламәтлеген кайгыртуга кагылган чараларны һәр мәктәптә даими алып баруны күздә тотып, шәһәрнең 1нче мәктәбендә махсус гамәли семинар оештырды. Анда районның башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Педагоглар 1нче мәктәп үрнәгендә дәрес барышында, дәрестән тыш чараларда балаларны талчыгудан арындыру өчен кулланылучы проект белән таныштылар. Проект дәрес барышында...
  • 10 октябрь 2016 - 11:40
    Зәйдә балалар музыка уен кораллары турында сөйләште
    Зәй үзәк китапханәсенең балалар бүлеге малай-кызлар өчен төрле темаларга кызыклы чаралар уздыра. Бу көннәрдә китапханәчеләр балалар өчен "Музыка уен коралларын беләсеңме?" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чарада музыка уен кораллары турында презентация күрсәтелде, табышмакларга җаваплар әйтелде. Соңыннан малай-кызлар үзләре дә уен коралларында уйнап карады.
  • 5 октябрь 2016 - 05:58
    Наркотикларга каршы - кечкенәдән
    Кичә Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында әлеге афәттән яшь буынны аралап калуның иң үтемле чаралары барланды. Бу уңайдан утырыштда катнашучылар мәктәпләрдә алып барылучы «SaMoSтоятельные дети» проектын тормышка ашыруны 2нче мәктәп укучылары үрнәгендә карады. - Балаларны наркотикларга каршы көрәштә менә шундый реаль эшләр белән үз үрнәкләрендә өндәү бик яхшы....
  • 23 сентябрь 2016 - 08:26
    Укучылар экология һәм астрономиядән белемнәрен сыный
    Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. Бүген районыбызның белем бирү йортларында 5-11 сыйныф укучылары - экологиядән, 4-11 сыйныф укучылары астрономиядән үзләрен сыный. Мәктәпләрдә иң-иңнәр дип табылганнар муниципаль турга сайлап алына.
  • 22 сентябрь 2016 - 10:06
    Фән олимпиадалары башланды
    Мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры старт алды. Беренчеләрдән булып балалар экономикадан оимпиада эшләрен башкарды.
  • 16 сентябрь 2016 - 11:35
    Зәйдә 6 укучы кабат имтихан тапшырды
    Кичә 9нчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаучылар өчен сынауны кабат үтү көне булды. Республиканың муниципаль районнарында имтихан тапшыру өчен 3 пункт эшләде. Безнең районнан 6 чыгарылыш укучы Түбән Каманың 35нче лицеена барып имтихан тапшырды. Аларның 5се- математикадан, 1се рус теленнән имтихан тапшыра алмаган иде.
  • 7 сентябрь 2016 - 11:36
    Татар теленнән олимпиадага әзерлек башланды
    Казанның республика олимпиада үзәге, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын «2015-2016 уку елында Республика һәм Бөтенроссия олимпиада нәтиҗәләре һәм 2016-2017 уку елына олимпиада хәрәкәтенең үсеш перспективалары» дип исемләнгән семинарга җыйды. Районыбыздан әлеге чарада татар гимназиясенең татар теле укытучысы Зөлфия Нәбиуллина һәм Югары Пәнәче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илһамия Гарифуллина...
  • 1 сентябрь 2016 - 12:40
    Зәй политехник колледжы быел 180 студент кабул итте
    Зәй политехник колледжына агымдагы уку елына 180 егет һәм кыз укырга килде. Аларны Белем көне белән котларга ТР Дәүләт Советы депутаты "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Разиф Кәримов,. Илшат Әминов студентларга ТР Президенты Рөстәм Миннехановның котлау сүзләрен җиткерде. Разиф Кәримов ресурс үзәгенең Россиядә дә мәгълүм уку...
  • 26 август 2016 - 11:14
    Иске Зәй балалары серле кино дөньясына чумды
    "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче балалар Кино көне уңаеннан "Серле кино дөньясы" дип аталган тренингта катнаштылар. Үзеңне яңа амплуада сынау, потенциалыңны ачу һәм артистлык дәрәҗәсен күрсәтү - болар яшь зәйлеләр алдында торучы төп бурычлар иде. Режиссерны сайлау, кинопроба узу, костюмер булу, киноны тану, "Шалкан" әкиятендә катнашу кебек биремнәр бар иде. Шулай...
  • 5 август 2016 - 11:54
    Иң яхшы әзерлекле мәктәп исеменә Зәй мәгариф учреждениеләре дә дәгъва кыла
    Татарстанда 3 августтан белем бирү учреждениеләренең яңа уку сезонына әзерлеге буенча бәйге игълан ителде. Аның финалы 10-12 августта үтә. Жюри әгъзалары бу көннәрдә Зәйдә булып, шобага салу буенча билгеләпполитехник колледж базасындагы ресурс үзәген, коррекция мәктәбен, Иске Зәйдәге 1нче мәктәп, Югары Мәлем авылы мәктәбен карады. Әлеге уку йортлары Алабуга, Мамадыш, Чаллы,...
  • 21 июль 2016 - 05:52
    “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе страт алды
    Җәй уртасы үтү тиздән мәктәпләрдә укулар башланачагын һәм бу турында алдан кайгыртуны сорый. Белем көненә һәр бала уку кирәк-яраклары тулы букча, матур мәктәп формасыннан килсен өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясе старт ала. Бүгенге көндә районда кереме аз булу сәбәпле субсидия алучы гаиләләрдә тәрбияләнүче 155 бала исәпләнә, моннан тыш,...
  • 13 июль 2016 - 09:08
    Зәйдә балалар ялын оештыруга ныклы игътибар бирелә
    Балаларның җәйге ялын оештыру - киләчәк буын үсеше өчен бик мөһим. Баланың буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүдә төрле формадагы лагерьлар зур роль уйный. Бу турыда мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова сөйли: -Июнь аенда районның 28 гомумбелем бирү йортында 21 көнлек мәктәп яны лагерьлары һәм 18 көнлек хезмәт лагере...
Реклама
Реклама