Зәй офыклары

Сәясәт рубрикасы буенча яңалыклар

  • 5 сентябрь 2016 - 07:47
    “Бердәм Россия”нең мобиль төркеме Зәй һәм Сәвәләй җирлеге халкын кабул итте
    Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эше тәмамлануга бара. Үткән шимбәдә мобиль иҗтимагый кабул итү пункты Зәй һәм Сәвәләй халкы гозерләре, проблемаларын тыңлады. Иҗтимагый кабул итүдә Зәй һәм әлеге җирлектән барлыгы 11 кеше мөрәҗәгать итте, мөрәҗәгатьләрнең күбесе шәһәр халкыннан керде. Кала халкы күпчелек шәхси сораулар белән...
    632
    0
    0
  • 22 май 2016 - 09:35
    Халык битараф калмау ягында
    Зәйнең 7нче мәктәбендә урнашкан хисап участогына да да сайлаучыларны урамнан ук дәртле музыка каршылап тора. Ишектән узуга ук биредә кешеләргә уңайлы булсын өчен аерым бер җаваплы зат билгеләп, сайлаучының дөрес адрес буенча килгәнме, юкмы икәнен аңлатып торучы бар. Әле ачык йөз белән каршы алу өстенә «Бердәм Россия» партиясе әзерләгән кесә...
    744
    0
    0
  • 22 май 2016 - 09:16
    Зәйдәге хисап участогының берсе 4 нче мәктәптә урнашкан
    Зәйдә шәһәрнең 4нче мәктәбендә 16.28.264нче хисап участогы урнашкан. Сайлау участогында оештыру эшләренә җаваплы булган ГРЭС коллективы анны югары дәрәҗәдә үткәрүгә аеруча игътибарлы. Биредә хәтта сайлау бюллетеньнәре алырга беркадәр чиратлар да хасил булды. Дәртле музыка астында, бәйрәмчә оештырылган сайлау участогы эшеннән халык канәгать. Мәсәлән, җыел 90 яшен тутырган шәһәрдәшебез Мөгаздидә апа...
    597
    0
    0
  • 22 май 2016 - 07:57
    Зәйлеләр сайлауларга актив кушылды
    Бүген зәйлеләр актив төстә «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән Дәүләт Думасына дупетатлыкка кандидатлар ачыклау максатыннан бөтен Россия буенча уздырылучы сайлауларда катнаша. Республика буенча барлыгы 560 сайлау участогының 13е безнең район җирлегендә урнашкан. Аларда сайлаучылар берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирә ала. Республика буенча кандидатлыкка кандидатлар 60 . Зәйдәге сайлаулар барышы турында...
    615
    0
    0
  • 11 март 2016 - 10:25
    Зәйдә депутатлар комиссияләрдә мөһим мәсьәләләр тикшерә
    Бүген Зәйдә законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими депутат комиссиясе утырышында авыл җирлекләре үзидарәсе органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге, муниципаль хаҗәтләр өчен товар, хезмәтләр сатып алу өлкәсендәге үзгәрешләр, муниципаль хезмәтләргә кертелүче үзгәрешләр һәм закон таләпләренә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча сөйләшү булды. Барлык карарлар, положениеләр буенча тәкъдимнәр өстәлеп, район Советы...
    858
    0
    0
  • 1 гыйнвар 2016 - 11:24
    Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар сайлаудагы үзгәрешләрне бәян итте
    2016 елда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар "ике" этапта уздырылачак. Беренче этапта теләге булган сайлаучылар партия эчендә сайлауларда катнашып, бер яки берничә кандидат өчен тавыш бирергә хокуклы булачак. Моның өчен махсус бюллетеньнәр бастыру күздә тотыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентының 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә...
    889
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 11:44
    Беренче утырышлар үтте
    Бүген барлык авыл җирлекләре Советларының өченче чакырылыш депутатларын сайлаганнан соң беренче утырышлары үтте. Аларда оештыру мәсьәләләре каралды, аерым алганда, авыл җирлекләре башлыклары һәм район Советына вәкилләр сайланды. Сармашбаш һәм Югары Мәлем авыл җирлекләре Советлары утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов катнашты. Сармашбаш авыл җирлегендә дә бүген җирлек Советының беренче...
    853
    0
    0
  • 9 сентябрь 2015 - 07:51
    Зәйдә балалар сайлауны рәсемнәрдә сурәтләде
    Зәй яшьләр идарәсе каршында эшләүче яшәү урыны буенча "Яшьлек" клубында "Сайлау - балалар күзлегеннән" дип аталган рәсемнәр конкурсы үтте. Аның максаты - балаларга мөһим сәяси вакыйга турында мәгълүмат биреп, аларның сайлауга мөнәсәбәтен фотосурәтләр аша күрсәтү һәм, әлбәттә, хокукый тәрбия бирү, гражданлык бурычын үтәү мөһимлеген яшьтән төшендерү.
    802
    0
    0
  • 4 сентябрь 2015 - 05:36
    Кушканны көтеп тормыйлар
    28 августта "Президент белән бергә!" республика иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап игълан иткән "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Туган көнең белән, Татарстан!" дип аталган балалар открыткалары конкурсы җиңүчеләрен котлады. Җиңүчеләр Татарстан символикалы бүләкләргә ия булды. Шунысы игътибарга лаек, бу бәйгедә безнең яшьләр эшләре идарәсе каршында оешкан "Яшьлек" һәм "Дуслык"...
    813
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 07:58
    Зәйдә пенсионерлар саны да, пенсия күләме дә арта
    Зәй районында 1 октябрьгә пенсиянең уртача күләме 10427,51 сум тәшкил иткән. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,4 процентка күбрәк. Шунысын да әйтик, шәһәр-районда пенсионерлар саны да артуга бара. Быелның 1 октябренә ул районындагы барлык халыкның 87,2 процентын (2013 елда 26,4 процент булган) тәшкил итә.
    800
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 08:27
    Зәйдә сыйфат атнасында үзебездә эшләнгән азык-төлеккә игътибар арта
    Бөтендөнья сыйфат көнен үткәрү Җир шары халкын сыйфатлы продукция җитештерүгә, куллануга игътибарны җәлеп итүне күздә тота. Берләшкән Милләтләр Оешмасы аны һәр елның ноябрендә икенче пәнҗешәмбедә үткәрүне гамәлгә кертте. Ә 1995 елдан Европа сыйфат оешмасы аны сыйфат атнасы дип игълан итте. Быел ул 13 ноябрьгә туры килә. Районда сыйфат атнасын үз...
    775
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 11:12
    Бюджет проектлары тикшерелә
    Зәй шәһәр һәм район Советы депутатлары шәһәрнең һәм районның 2015елга һәм 2016-2017 елларга бюджет проектларын тикшерүгә керештеләр. Әлегә бюджет проектлары депутат комиссияләрендә тикшерелә. Тиздән алар шәһәр һәм район Советлары утырышлары каравына чыгарылачак.
    704
    0
    0
  • 8 октябрь 2014 - 10:00
    Зәйдә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү мәсьәләсе тикшерелде
    Бүген Зәйдә хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында балаларның җәйге каникулы чорында балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаять кылуларны кисәтү эше нәтиҗәләре, иректән мәхрүм ителмичә хөкем ителгәннәр белән эшләү, алар тарафыннан кабат җинаять кылуларга юл куймау өчен өстәмә чаралар турында мәсьәләләр тикшерелде. Утырыш район башлыгы урынбасары Роберт...
    1
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 12:20
    Зәйдә яшьләр сәясәте, патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
    Бүген Зәйдә яшьләр сәясәтен формалаштыру, патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча эшләүче барлык оешма, учреждениеләр, җаваплы хезмәткәрләр катнашында түгәрәк өстәл утырышы үтте. Анда яшьләр сәясәте буенча яшьләр эшләре идарәсенең 9 айлык эш нәтиҗәләре каралды, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдәге проблемалар тикшерелде, патриотик тәрбиянең яшьләр арасында ни дәрәҗәдә алып барылуы, алга таба бу юнәлештә...
    0
    0
    0
  • 15 сентябрь 2014 - 06:58
    Сайлаучыга икеләтә бәйрәм
    Түбән Биш авылында яшәүче Лев Ермолаев өчен сайлау көн икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне аңа 84 яшь тулды. Киләчәктә эшләү өчен лаеклы партия һәм анык эш күрсәтердәй кандидатны сайладым, ил-көннәр тыныч булсын, ди ветеран.
    784
    0
    0
Реклама