Зәй офыклары

Төзү-төзекләндерү рубрикасы буенча яңалыклар

  • 14 октябрь 2016 - 07:57
    Зәйдә 2017 елда кайсы йортлар яңарачак?
    Халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен ел саен республикада күпсанлы төрле максатча программалар тормышка ашырыла. Шуларның берсе күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы. Узган ел әлеге программа буенча -14, быел исә 13 йортка капиталь ремонт ясалды. Киләсе 2017 елда исә 17 йортта зур төзекләндерү эшләре алып барылачак. Алар - Җиңү проспектының 1/06,...
    519
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 06:17
    «Заман»да элеватор төзелә
    Зәйдә "Заман" промышленность паркында элеватор төзү кызу темплар белән дәвам итә. Ул тирән казып урнаштырылган субайларга урнаштырыла. Бүгенге көнгә күп санлы кору эшләре белән беррәттән, 260 тонна металл корылма төзекләндерелгән инде. Элеваторга газ, су үткәрелгән, якын киләчәктә канализация һәм электр үткәрү эшләре башкарылачак. "Заман" паркын төзүдә татарстанлылар белән беррәттән, Мари...
    531
    0
    0
  • 7 июль 2016 - 12:22
    Күзгә күренеп калка
    Зәйдә тимер юл кичүе аша төзелүче күпердә тимер-бетон плитәләр салу эше төгәлләнү алдында. Бүгенге көндә төзелеш объектында 130 кеше эшли. Казан һәм Чаллы төзүчеләренә Зәйнең 40 эшчесе дә кушылды, максат - күперне билгеләнгән вакытка өлгертү. Күпердә машиналар йөрү белән беррәттән, җәяүлеләр йөрү өчен дә тротуар салына, ә биеклектән шәһәрне күзәтү...
    643
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 12:34
    График буенча, тиешле таләпләрне үтәп
    Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов бүген тимер юл аша төзелүче күпердә киңәшмә үткәрде. Төзелеш урынында атна саен үткәрелүче киңәшмәне чираттагысы дип кенә карау дөрес булмас, чөнки төзелеш ритмы атналап кына түгел, көнләп, сәгатьләп яңа бурычлар куя, киңәшмәдә башкарылган эшләргә йомгак ясала, яңа планнар билгеләнә. Бүгенгесендә дә кичектергесез эшләр барланды, аларны...
    621
    0
    0
  • 8 октябрь 2015 - 11:41
    Хәйрия матчында Олимпия чемпионы Евгений Давыдов та уйнаячак
    Зәйдә Өлкәннәр декадасы кысаларында хәйрия матчы оештыру традициясе яши. Бүген "Яшьлек" боз сараенда шундый матчның чираттагысы була. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр арасында барган әлеге матчтан кергән акча ялгыз яшәүче, авыр хәлдә калган өлкәннәргә тотылачак. Җитәкчеләр командасында Олимпия чемпионы, якташыбыз Евгений Давыдов та уйнаячак.
    772
    0
    0
  • 3 октябрь 2015 - 12:46
    Парк тулы бер композиция булачак
    Зәйдә якын-тирә шәһәрләрне көнләштерерлек итеп бер-бер артлы парк һәм скверлар пәйда була бара. Җәен сафка баскан Ялчыгол скверын тулыландырып, "Космос" яшьләр үзәге төзекләнеп килә. Мирный бистәсе уртасындагы парк олысы-кечесен үзенә тартып тора. Ринат Фәрдиев исемендәге парк исә быел өстәмә утыргычлар, яктырткычлар, урналар белән тулыландырылды, төзекләндерелде, яшеллеккә күмелде. Әлеге парк-скверлар шәһәр...
    0
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 10:54
    Зәйдә урам юллары төзекләндерелә
    Зәйдә шәһәрнең һәр районында үзәк урамнарны төзекләндерү эше бара. Иске асфальтны кубарып, яңасын салу эше белән тендер нигезендә эш күләме откан Алексеевск районының юлларны төзекләндерү оешмасы шөгыльләнә. Бүгенге көнгә юлчылар 4 урамда: Тавлин, Казанская, Никифоров урамнарында, Ленин урамының Нефтьчеләр урамыннан алып Никифоров урамына кадәр өлешендә, заманча техника белән тузган асфальтны...
    958
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 05:05
    Зәйдә социаль ипотека буенча 35 фатирлы йорт төзү планлаштырыла
    Зәйдә социаль ипотека программасы буенча 35 фатирлы йорт төзүгә соңгы әзерлек эшләре бара. Жуков урама 7Б адресы буенча төзеләчәк бу йортта 22 фатир уйнатылып, үз хуҗаларын тапкан. 8 фатир "Татнефть" ААҖ соравы буенча резервка калдырылган. Елдан-ел социаль ипотека буенча торак шартларын яхшыртырга теләүчеләргә фатирны шәхси милек итеп рәсмиләштерү өчен дә...
    949
    0
    0
  • 11 июль 2015 - 07:48
    «Узган елга караганда эш күбрәк башкарылачак»
    Жәй - төзү-төзекләндерү эшләре алып бару өчен иң отышлы чор. Мәдәният тармагына караган нинди объектлар сафка баса, кайсыларында нинди эш бара? Алар яңа иҗат сезонына әзер булырмы? Соңгы өч елда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш авылларында күпфункцияле клуб төзелеп, уңышлы гына эшли. Агымдагы елда әлеге программа...
    948
    0
    0
  • 29 март 2015 - 07:16
    Зәйдә 14 йортта капиталь ремонт уздырыла
    Агымдагы елда шәһәр-районда 14 йортта капиталь ремонт уздырыла. Алар - Гагарин урамының 53а, 55; Ленин урамының 5; Комсомол урамының 63, 67а; Җиңү проспектының 1/09, 1/15; Жуков урамының 11; Төзүчеләр урамының 3, 20; Ал. Бистәсенең Яңа урамы 35, Энергетиклар урамы 9а; Тавлин урамының 26; Клуб урамының 15нче йортлары. Йортларны төзекләндерүгә барлыгы...
    1042
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 12:47
    Зәй районы Иске Тәкмәк авылында мәдәният йорты төзелә
    Зәй районының Иске Тәкмәк авылында республика программасы буенча күпфункцияле үзәк төзелә. 100 урынлык тамаша залы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты булачак яңа бинаны авыл халкы түземсезлек белән көтә. Төзелеш эшләрен биредә тендер нигезендә откан районның "Иверс" подрядчы оешмасы алып бара. Алар эшне сыйфатлы һәм тиз алып бару өчен зур тырышлык куя. Максатлары...
    1
    0
    0
  • 29 октябрь 2014 - 11:11
    Зәй районы авылларында соңгы җиде елда 106 йорт төзелгән
    "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" федераль максатчан программа нигезендә 2006-2013 елларда Зәй районына 84,6 миллион сум акча бирелгән. Шуның 71 миллион сумы - авылда яшәүче яшьбелгечләргә торак төзелеше өчен. Шул елларда барлыгы 175 мең квадрат метрда торак төзелгән, 106 йорт төзелеп файдалануга тапшырылган. "2014-2017 һәм 2020 елга кадәрле авыл...
    0
    0
    0
  • 16 октябрь 2014 - 11:27
    Зәйдә һәйкәлләр төзекләндерелә
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәйдә тарихи вакыйгага багышлап ясалган истәлекле урыннарны төзекләндерү эшләренә керештеләр. Ул Җиңү бульварындагы "Азатлык китерүче солдат" Иске Зәй бистәсендә 1941-1945 елларда ил азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрен яңарту белән бәйле. Юбилей тантанасына кадәр һәйкәлләр тагын да матурланып, яңа төс алачак.
    0
    0
    0
  • 15 октябрь 2014 - 06:03
    Зәй юлчылары кышка әзерләнә
    "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы район биләмәсендәге 394 чакрым юлга хезмәт күрсәтә, биредә 120дән артык кеше хезмәт куя. Оешма агымдагы сезонда "Юл фонды", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү", "Асфальт юлларны төзекләндерү" республика программалары буенча эшчәнлек алып барды. 2015 елда да ул әлеге программалар буенча эшләргә ниятли. Юл салу, төзекләндерү эшләре...
    803
    0
    0
  • 14 август 2014 - 12:49
    25 августка төгәлләнә
    Зәй ГРЭСы 2014-2015 елларга җылыту сезонына әзерлек уңаеннан шәһәрдәге җылылык челтәрен төзекләндерү эшләрен алып бара. Хәзерге вакытка төзекләндерелергә тиешле җылылык челтәренең 52,9 проценты төгәлләнде. Комсомол урамында барлык йорт, учреждениеләрне төзекләндерелгән җылылык челтәренә тоташтыруны тәмамлау тулысынча 25 августка планлаштырыла, Октябрь урамы 26/1, 26/2, 28/1, 28/2, 30/1, 30/2, 32/1, Никифоров урамы 56/1,...
    957
    0
    0
Реклама