Энергетиклар урамының 3нче йорты, ниһаять, капиталь ремонт программасына кертелеп, анда төзекләндерү эшләре башланды.
"Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәтенә караган йортның файдалануга тапшырылуына 54 елдан артып киткән. Өч подъездлы, өч катлы әлеге йорт шактый тузган, искергән иде инде. Бу йортта күпчелек пенсионерлар яши. Кыскасы, йорт белән анда яшәүчеләр дә картаеп килә....