Зәй офыклары

Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар

  • 9 декабрь 2018 - 11:00
    Сез газета-журналлар укыйсызмы?
    Бу көннәрдә почта бүлекләрендә, хат ташучылар өчен “урак өсте”. 2019 елның беренче яртысына газета-журналга яздыру кампаниясе төгәлләнүгә күп тә калмый. Газета-журналлар редакцияләре дә тик ятмый: төрле бәйгеләр оештыралар, концерт-киноларга билет оту мөмкинлеге тудыралар... “Татмедиа” җәмгыяте республика буенча хат ташучылар, почта бүлекчәләре арасында кызыклы бәйге игълан итте. Аның шартлары буенча иң күп газета-журналларга яздыручы почтальон - 16644 сумлык, ә почта бүлеге 30000 сумлык акчалата бүләккә ия була. Без почта бүлекләренә чыгып, матбугатка язылу барышы турында белештек, шулай ук зәйлеләр арасында да сораштыру үткәрдек.
    45
    0
    0
  • 9 декабрь 2018 - 09:30
    12 декабрьдә Зәй шәһәре депутатлары кабул итә
    Бу көнне кичке 5тән 7гә кадәр зәйлеләр шәхси сораулары белән шәһәр Советы депутатларына мөрәҗәгать итә ала.
    40
    0
    0
  • 8 декабрь 2018 - 08:30
    Янгыннардан саклыйк балаларны
    Республикада балаларның янгыннарда зыян күрүенә юл куймауга юнәлдерелгән куркынычсызлык айлыгы 22 декабрьгә кадәр дәвам итә. Быел гына да Татарстанда янгыннарда 4 бала үлгән, 20се җәрәхәтләнгән. Район буенча агымдагы ел дәвамында янгыннарда 14 кеше зыян күргән, шуның 3се балалар. Шуңа да, аларны даими кисәтеп тору комачау итми. Бу уңайдан район янгын күзәтчелеге хезмәте бүлеге башлыгы Ильмир Шәяхмәтов сөйли.
    78
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 17:00
    Кар ява, ур-ра!
    Татарстанда бүген кич, шулай ук 7 декабрьдән 8енә каршы төндә көчле кар явуы көтелә.
    76
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 15:57
    Багражлылар Яңа елга әзерләнә
    Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы мәктәбе Яңа елга кардан фигуралар ясауга кереште.
    86
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 15:52
    Укучылар ришвәтчелеккә каршы көрәшә
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең 5 «А» сыйныфы укучылары өчен «Коррупциягә каршы торуның хокукый нигезләре» дип аталган лекция-әңгәмә уздырдылар.
    66
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 15:02
    Фаҗигаләргә юл куймыйк
    Яңа ел бәйрәмнәренә күп калмый. Инде кибет киштәләрендә күпләп пиротехник эшләнмәләр сатыла башлады.
    61
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 15:00
    Декабрь аенда нинди үзгәрешләр булачак?
    Законнарда кайбер үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Декабрь аеннан башлап салым түләүгә, продукцияләрне маркировкалауга кагылышлы, пассажир йөртүчеләргә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондаларына яңа таләпләр белән бәйле законнар һәм карарлар үз көченә керәчәк. Бу хакта «АиФ» газетасына сылтама белән “Челнинские известия” яза.
    49
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 11:43
    Зәй районы басуларыннан шикәр чөгендере ташу тәмамланды
    Бүген Зәй районы агрофирмалары басуларыннан шикәр чөгендер кайтарылып бетерелде.
    65
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 11:06
    Яңа ел бәйрәмнәре ничә көнгә сузыла?
    Русиялеләрнең күбесе өчен Яңа ел каникуллары 30 декабрьдә үк (якшәмбе) башланачак. 5 көн эшләүчеләр өчен эш атнасы 6 көн дәвам итәчәк. 31 декабрьнең эш көнен 29 декабрьгә (шимбәгә) күчерәләр.
    55
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 10:19
    Зәй музеенда укучылар өчен патриотик сәгать оештырылды
    Бу көннәрдә без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихындагы истәлекле көнне - 1941 елның декабрендә Мәскәү янында немецлар армиясен җиңүне билгеләп үтәбез. Ул вакытта моннан 77 ел элек безнең сугышчылар СССР башкаласын саклап калдылар.
    35
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 10:12
    Авылдагы пенсионерларның пенсиясе ничә сумга артачак?
    Бу яңалык авыл җирлегендә 30 ел эшләгән кешеләргә кагыла.
    77
    0
    0
  • 7 декабрь 2018 - 10:02
    Зәйдә елга йомгак ясау традицион төстә быел да “Яшьлек” боз сараенда шоу-тамаша белән үтәчәк
    Быел аны 27 декабрьдә уздыру карар ителде. Гадәттәгечә, ул кич белән булачак, ә көндез шәһәрдә капиталь төзекләндерелгән берничә объектны тантаналы төстә ачу күздә тотыла.
    58
    0
    0
  • 6 декабрь 2018 - 15:14
    Равил ага белән Миләүшәнең күңеле булды
    Инвалидлар декадасы кысаларында Сармашбаш авылының мәдәният хезмәткәрләре Наилә Арсланова, Алсу Гыйльфанова, Изалия Ситдыйкова, социаль хезмәткәр Гөлфия Кашапова, шәфкать туташы Венера Дәүләтбаева физик мөмкинлекләре чикле Миләүшә Гыйльфанова һәм Равил ага Гайфуллин йортында булып, хәл-әхвәлләрен белештеләр, кечкенә концерт куйдылар, мәзәкләр сөйләделәр.
    123
    0
    0
  • 6 декабрь 2018 - 11:30
    Волонтерлар – игелек кылучылар
    Кичә - 5 декабрьдә Россиядә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелде.
    83
    0
    0
Реклама
Реклама