Соңгы елларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга кече яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана.