Зәйнең үзе кебек, аның китапханәсенең дә үткәне тирәндә. ХIX гасырның икенче яртысы-ХХ гасыр башында Зәйдә күпсанлы земство учреждениеләре эшләп килә, ә мәгърифәтче, халык мәгарифен оештыручы, ир балалар училищесы мөдире Николай Гущин бушлай китапханә ачу уе белән яна.