Зәй офыклары

Акция узды

Зәй шәһәре "Энергетик" Мәдәният сарае каршында узган шимбәдә район башлыгы инициативасы белән "Сәламәтлегеңне сакла" дип аталган акция үтте. Үзәк дәваханә табиблары Резеда Вәлиуллина белән Рушания Гыйльмуллина халыкны сәламәтлеккә кагылышлы сораулары белән ачык һавада кабул итте. Ә шәфкать туташлары теләгән кешеләрнең авырлыгын, буен үлчәп, авырлык индексын чыгарырга ярдәм итте. Шулай ук...

Зәй шәһәре "Энергетик" Мәдәният сарае каршында узган шимбәдә район башлыгы инициативасы белән "Сәламәтлегеңне сакла" дип аталган акция үтте. Үзәк дәваханә табиблары Резеда Вәлиуллина белән Рушания Гыйльмуллина халыкны сәламәтлеккә кагылышлы сораулары белән ачык һавада кабул итте. Ә шәфкать туташлары теләгән кешеләрнең авырлыгын, буен үлчәп, авырлык индексын чыгарырга ярдәм итте. Шулай ук биредә кан, күз басымын үлчәтергә, шикәр күләмен белергә дә мөмкин иде. Соңгы елларда кешеләрдә иң күп таралган авырулар йөрәк өянәге, шикәр чире, алардан дәвалану ысуллары турында кыскача лекцияләр укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: