Зәй офыклары

Алар безнең иминлек сагында

Россия Федерациясе дәүләт санитар-эпидемиология хезмәтенә 90 ел тулу уңаеннан, бүген тантаналы төстә районыбызның әлеге өлкәдә тырыш хезмәт куючы сәламәтлек сагы белгечләре тәбрикләнде. Анда район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, республиканың Роспотребнадзор идарәсе, гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчеләре, районның эре предприятие, оешма, учреждение башлыклары катнашты. - Кеше сәламәтлеге өчен аның организмына зыян...

Россия Федерациясе дәүләт санитар-эпидемиология хезмәтенә 90 ел тулу уңаеннан, бүген тантаналы төстә районыбызның әлеге өлкәдә тырыш хезмәт куючы сәламәтлек сагы белгечләре тәбрикләнде. Анда район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, республиканың Роспотребнадзор идарәсе, гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчеләре, районның эре предприятие, оешма, учреждение башлыклары катнашты.

- Кеше сәламәтлеге өчен аның организмына зыян китерердәй матдәләрнең, инфекциянең булмавы, әйләнә-тирәнең чиста булуы мөһим. Санитар хезмәткәрләр нәкъ менә шуны контрольдә тотучы, бик тә җаваплы хезмәт башкаручы һөнәр ияләре, - дип ассызыклады Роберт Халитов, үзенең тәбрикләү чыгышында һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлек башлыгы Икълимә Стефановага, санитар-гигиена өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куючы бертөркем хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Тантана барышында район санитар-эпидемиология хезмәтенең республикада алдынгылар рәтендә булуы билгеләнде. Тәҗрибәле хезмәткәрләрнең үз вакытында башкарылган җитди эшләре нәтиҗәсендә Зәй районында санитар хәлнең тотрыклы булуы, гадәттән тыш хәлләргә юл куелмавы ассызыкланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: