Зәй офыклары

Авырудан сак булыйк!

24 март - Халыкара туберкулезга каршы көрәш көне. Бу көн "Исән чакта туберкулезны туктатыгыз!" лозунгы астында үткәрелә. Чөнки үлемгә китерүче йогышлы авырулар арасында туберкулез, ВИЧ, СПИДтан кала, икенче урында тора. Санитар табиблар мәгълүматы буенча, 2011 елда 8,7 миллион кеше туберкулез белән авырган, 1,4 миллионы үлгән. 95 процент очракта үлем яшәү...

24 март - Халыкара туберкулезга каршы көрәш көне. Бу көн "Исән чакта туберкулезны туктатыгыз!" лозунгы астында үткәрелә. Чөнки үлемгә китерүче йогышлы авырулар арасында туберкулез, ВИЧ, СПИДтан кала, икенче урында тора.

Санитар табиблар мәгълүматы буенча, 2011 елда 8,7 миллион кеше туберкулез белән авырган, 1,4 миллионы үлгән. 95 процент очракта үлем яшәү дәрәҗәсе түбән булган илләрдә күзәтелә. Шунысын әйтик, елдан-ел, акрынлап булса да, туберкулез белән авыручылар саны кими бара. Бу - заманча медицина һәм профилактик эшчәнлекнең алга китү нәтиҗәсе. 1990-2011 елларда туберкулездан үлүчеләр 41 процентка кимегән.

Туберкулезны үпкәләрне зарарлаучы бактерияләр китереп чыгара. Әмма бу авыруны дәвалау һәм булдырмый калу мөмкин. Ул бер кешедән икенче кешегә һава аша күчә. Шуңа күрә авыручыларның сәламәт кешеләр арасында йөрүе рөхсәт ителми. Туберкулез бактерияләрен йоктыру бигрәк тә иммун системасы нык булмаган кешеләргә яный. Тиешенчә тукланмаучыларга, диабет белән авыручыларга, тәмәке тартучыларга аеруча сак булу кирәк.

2012 елда Татарстанда 1816 кешегә беренче кат туберкулез диагнозы куелган. Шулар арасыннан 14 яшькәчә булганнар - 54 бала. Безнең районда туберкулез авырулы 37 кеше исәпләнә.

- Авыру никадәр тиз ачыкланса, аны дәвалау да җиңелрәк. Ә туберкулезны үз вакытында ачыклап дәвалау өчен һәркемнең тиешле вакытта флюорография үтүе кирәк. Табиблар мәҗбүр иткән өчен генә түгел, һәркемнең үз сәламәтлегенә җаваплы каравы зарур. Бу уңайдан проблемалары булучыларны һәр көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр туберкулезга каршы көрәш кабинетында кабул итәргә әзербез, - ди үзәк дәваханәнең баш табиб урынбасары Фалих Зәйнуллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: