Бәйрәм көннәрендә зәйлеләрне аеруча табибларның, медицина хезмәткәрләренең нинди тәртиптә эшләве кызыксындыра. Газета укучыларыбызның бу уңайдан сорауларын канәгатьләндерү өчен үзәк дәваханәдә кабул итү тәртибен бәян итәбез: 2015 елның 1 гыйнварыннан 12 гыйнварга кадәр яллар булу сәбәпле үзәк дәваханә поликлиникасында табиблар: терапевт, хирург, травматолог, педиатр 3 һәм 6 гыйнвар көннәрендә иртәнге 8дән...
Бәйрәм көннәрендә зәйлеләрне аеруча табибларның, медицина хезмәткәрләренең нинди тәртиптә эшләве кызыксындыра. Газета укучыларыбызның бу уңайдан сорауларын канәгатьләндерү өчен үзәк дәваханәдә кабул итү тәртибен бәян итәбез:
2015 елның 1 гыйнварыннан 12 гыйнварга кадәр яллар булу сәбәпле үзәк дәваханә поликлиникасында табиблар: терапевт, хирург, травматолог, педиатр 3 һәм 6 гыйнвар көннәрендә иртәнге 8дән көндезге 1гә кадәр кабул итә. Бу көннәрдә шул ук сәгатьләрдә хатын-кызлар консультациясе дә, лаборатория дә эшли. Стоматология поликлиникасында исә 3 һәм 6 гыйнварда стоматолог-терапевт, стоматолог-хирург кабул итүләре төшкә кадәр оештырыла. Ә калган көннәрдә кичекмәстән медицина ярдәме кирәк булучылар үзәк дәваханәнең кабул итү бүлегенә дежур табибка мөрәҗәгать итә алалар, шулай ук ашыгыч ярдәм бригадалары тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев