Зәй офыклары

Баш тартырга ашыкма!

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, төрле дәвалау курслары кирәк булган кешеләр өчен дәүләт программалары эшли. Чөнки физик мөмкинлеге чикләнгән бу кешеләрнең күпчелеге, эшли алмау сәбәпле, пенсия акчасына яши. Ә дәвалану өчен дарулар, төрле операцияләр хәзер бик кыйммәт тора. Шуны күздә тотып, физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә дәүләт тарафыннан социаль пакеттан файдалану мөмкинлеге тәкъдим ителә....

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, төрле дәвалау курслары кирәк булган кешеләр өчен дәүләт программалары эшли. Чөнки физик мөмкинлеге чикләнгән бу кешеләрнең күпчелеге, эшли алмау сәбәпле, пенсия акчасына яши. Ә дәвалану өчен дарулар, төрле операцияләр хәзер бик кыйммәт тора. Шуны күздә тотып, физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә дәүләт тарафыннан социаль пакеттан файдалану мөмкинлеге тәкъдим ителә. Тик акчага кызыгып, аннан баш тартучылар да күп. Нәтиҗәдә алар үзләрен бушлай дәвалану курсларыннан мәхрүм итә. Ә төрле препаратлар кулланып дәвалану айлык компенсацияләрдән шактый кыйммәт. Әлеге темага «түгәрәк өстәл» артында фикер алышулар барышында да социаль пакеттан файдалануның өстенлекле яклары ассызыкланды. Үзәк дәваханә табиблары, социаль пакетка хокуклы зәйлеләр бу уңайдан үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Рашат Гыйззәтуллин, баш табиб урынбасары:

- Бүген районда социаль пакетка хокуклы 3887 кеше исәпләнә. Шуларның 73 проценттан артыгы, ягъни 2870е - социаль пакеттан баш тартучы. Социаль пакет 3 өлештән тора:

- барлык даруларны да бушлай алу;

- шифаханәләргә юллама;

- шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы.

Әгәр инвалид 2013 елда соцпакеттан файдаланырга тели икән, 2012 елның 1 октябренә кадәр, Пенсия фондына килеп, гариза язарга тиеш. 2012 елда соцпакет алучыларга аны озайту өчен яңадан гариза язарга кирәкми. Әгәр дә инвалид соцпакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук Пенсия фондына гариза яза. Ләкин кире кагуны белдереп гариза язганчы, башта ныклап уйларга киңәш итәбез. Чөнки инвалидлык юкка гына бирелми, ә авыру дарусыз тора алмый: аеруча шикәр чире, бронхиаль астма, яман шештән интегүчеләр, психикасы какшаган кешеләр. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланылучы дарулар 3-5 мең сумнан алып 350-400 мең сумга кадәр тора (бу әле ярты елга исәпләгәндә). Ә соцпакеттан баш тартучыларга компенсация аена 700 сум исәбеннән бирелә. Күпләр без бит ел әйләнәсе дару кулланмыйбыз, ә компенсация ел әйләнәсе бирелә, диләр. Шунысын да онытмаска кирәк, бер айда дарулар бер кешегә бирелсә, икенче айда ул икенче кешегә бирелә. Соцпакеттан файдаланучылар күбрәк булган саен, бушлай дару белән тәэмин итү дә тоткарлыксыз бара. Ә компенсациягә килгәндә, ул агымдагы елның 1 апреленнән 795 сум 88 тиен тәшкил итә. Аның 613 сумы - дарулар өчен, 94 сум 88 тиене - санатор дәвалану өчен, 88 сумы транспортта йөрү өчен.

Нурания Мәсәлимова, пенсионер:

- Минем ирем юл фаҗигасенә очрап инвалид калган иде. Аңа дарулар кирәк түгел дип, без соцпакеттан баш тарттык. Ләкин чир синнән сорап тормый. Быел май аенда ул бик каты авырый башлады. Ә дәвалау өчен кыйммәтле уколлар кирәк булды. Соцпакеттан файдаланган булсак, барлык дәвалау курслары бушлай буласы иде. Нәтиҗәдә без кирәкле уколларны үз вакытында ясата алмадык, ирем үлеп китте. Әгәр дә үз вакытында дөрес карарга килгән булсак, ул әле берничә ай булса да яши алыр иде. Ай саен пенсиясенә өстәлеп килүче ул компенсацияне без сизмәдек тә. Хәзер менә үкенечле уйлар йөрәкне телгәли. Шуңа күрә мин социаль пакеттан файдалану хокукы булганнарга бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш итәм, соңыннан үкенерлек булмасын. Чөнки соцпакеттан баш тарткач, бер елдан артык вакыт дәвамында аны кире кайтарып булмый.

Виктор Загумменков, физик мөмкинлеге чикләнгән кеше:

- Мин йөрәгемә операция ясаттым. Аннан соң ай саен, 7шәр мең сумлык препаратлар алып, дәвалау курсы үтәргә кирәк булды. Социаль пакеттан файдаланганлыктан, мин ул даруларны бушлай алдым. Әгәр аннан баш тарткан булсам, 8 мең сум пенсиягә ничек дәваланыр идем. Берара, акчага кызыгып, мин дә соцпакеттан баш тартып карадым, соңыннан мин чирләмәсәм, минем кебек дәвалануга мохтаҗ башка кешеләр бар бит, миңа тотылмаган акча аларга булсын дигән уй белән киредән соцпакеттан файдаланырга карар кылдым. Чөнки җитди авырулардан интегүчеләр өчен препаратлар бик кыйммәт, компенсация итеп бирелүче 795 сум акчага бер курслык дару алырга да мөмкин түгел. Социаль пакет алу күпкә отышлы.

Әкълимә Прокопьева, яшь ханым:

- Дус кызым белән икебезнең дә диагнозлар бер иде. Кызганыч, бу көннәрдә генә ул якты дөньядан китеп барды. Кечкенә баласы, аның өчен барысын да эшләргә әзер торучы якыннары калды. Ул социаль пакеттан баш тарткан иде, кинәт кенә хәле начарланып китте дә аңа кыйммәтле препаратлар кирәк булды. Бушлай дару алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, аңа үз вакытында кирәкле укол ясалмады. Нәкъ шундый ук авырып китү билгеләре миндә дә булгалый, соцпакет ярдәмендә бушлай дарулар алганлыктан, мин аларны үз вакытында җиңәм. Дустымны соцпакеттан баш тартмаска ныгытып өндәмәгәнемә үкенәм, безгә бит әле бергәләп яшәргә дә яшәргә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: