Зәй офыклары

Башлангыч чорда авызлыклау мөһим

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, узган ел наркотиклар белән бәйле 17 җинаять эше теркәлгән. Бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 7гә кимрәк. Моңа наркотик куллануга тартылучыларга карата башлангыч чорда ук тиз арада тиешле чаралар күрү нәтиҗәсендә ирешелгән. Чөнки бу эшчәнлек җәмгыятебез «сәламәтлеген» какшатмауда иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге темага...

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, узган ел наркотиклар белән бәйле 17 җинаять эше теркәлгән. Бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 7гә кимрәк. Моңа наркотик куллануга тартылучыларга карата башлангыч чорда ук тиз арада тиешле чаралар күрү нәтиҗәсендә ирешелгән. Чөнки бу эшчәнлек җәмгыятебез «сәламәтлеген» какшатмауда иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге темага киңрәк тукталу максатыннан без район үзәк дәваханәсенең баш наркологы Илфат Салихов белән әңгәмә кордык.

- Илфат Фатихович, районда наркотик куллануга тартылучыларны башлангыч чорда ук ачыклау эше ничек оештырыла?

- Әлбәттә, бу куркыныч чиргә кереп китүдән саклау һәм саклану һәр кешегә дә кагыла. Һәр учреждение, оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләрендә даими төстә профилактик эшчәнлек алып барыла, наркоманиянең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе, әйләнә-тирәдәгеләргә никадәр куркыныч тудыруы аңлатыла. Моннан тыш, без полиция хезмәткәрләре, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча эшләүче хезмәтләр белән берлектә бер тапкыр наркотик кулланганнарны ачыклауга аеруча җитди игътибар бирәбез. Чөнки бу кешене упкын читеннән тартып алу белән бер. Шуңа күрә тәртип сагына контрольлек итүчеләр бигрәк тә кичке, төнге вакытларда үз-үзен тотуда сәерлек сизелгән кешеләрне, күз карашлары сәер булганнарны тиз арада район үзәк дәваханәсенең махсус кабинетына алып киләләр. Биредә төрле тикшерүләр үткәреп, кешенең наркотик кулланганмы-юкмы икәне, яисә ни дәрәҗәдә наркотик куллануы ачыклана. Кирәкле аппаратлар белән җиһазландырылган кабинет тәүлек буе эшли. Әгәр кешенең яңа гына наркотик куллана башлавы (бер тапкыр куллануы) ачыкланса, ул профилактик исәпкә, ә инде даими куллануы билгеле булганда, мондыйлар диспансер исәбенә алына. Профилактик исәпкә куелучылар бер ел дәвамында даими төстә безнең һәм полициянең күзәтүендә тора. Төп максат - ничек тә яңадан наркотик куллануга юл куймау. Андыйлар белән психологлар да эшли.

- Бүгенге көндә безнең районда ничә кеше профилактик һәм диспансер исәбендә тора? Аларга дәвалану өчен нинди мөмкинлекләр тудырылган?

- Хәзер бездә 65 кеше - профилактик, 45 кеше диспансер исәбендә тора. Алар - автомототранспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр. Ай саен аларның һәрберсенә табибка күренү өчен аерым көн билгеләнә. Әгәр бу таләп үтәлмәсә, без полиция хезмәткәрләре аша аларны эзләп табарга тырышабыз. Исәптә торучылар елга ике мәртәбә флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Чөнки алар төрле наркотик матдәләрне чистартылмаган килеш тартырга, теләсә нинди пычрак, инфекцияле урында кулланырга мөмкин. Флюорография тикшерүе туберкулез йоктырмауны күздә тотып эшләнә. Шулай алар даими төстә төрле куркыныч инфекцияләрне ачыклау өчен анализлар тапшыралар. Гепатит, СПИД кебек чирләрнең нигездә 50 проценты наркоманнар аша тарала.

Диагностик исәптә торучыларны дәваханәнең психиатрия бүлегендә дәвалау өчен 10 койка бүленгән. Ә инде наркотикларга нык бәйле булучыларны без Казанга тернәкләндерү үзәгенә җибәрәбез. Ләкин дәвалану курсы бары тик кешенең үз теләге яки суд карары аша гына билгеләнә. Кызганыч, үз теләге белән дәваланырга килүчеләр сирәк. Нигездә алар авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы белән алып килгәч кенә дәваланырга ризалык бирә.

- Наркотик кулланучыларның дәваланырга теләмәүләре нәрсә белән аңлатыла?

- Наркотик куллануның башлангыч чорында ныгытып аңлату эше алып баргач, күпчелеге моның үз сәламәтлеге өчен зыянлы булуын аңлый. Наркоман үрнәгендә аңлату аеруча үтемле тәэсир итә. Даими наркотик кулланучы үзен авыру дип исәпләми, аңа үгетләү керми. Соңгы вакытта бигрәк тә синтетик наркотик матдәләр куллануның киң тарала башлавы үтә куркыныч. Чөнки синтетик матдәләр натураль наркотикка караганда, кешенең шәхес буларак холык-фигылен нык үзгәртә, ягъни авыру тиз арада кешелектән чыга (мәсәлән, дизоморфин кешене шәхес буларак юкка чыгара).

- Ә мондый синтетик наркотик матдәләр әйләнешенә каршы нинди чаралар күрелә?

- Наркотик бәйлелектә булучылар аларны төрле дарулар, химик препаратлар кушып үзләре ясый. Мондый препаратларны юнәтү эшен катлауландыру мөһим. Әлеге максатта Татарстанда декабрь аеннан составында наркотик элементлар булган авыртуны баса торган даруларны даруханәләрдә табиб рецепты белән генә җибә-рүне контрольгә куючы закон кабул ителде. Һәм бу законның тәэсире сизелә инде. Соңгы айда наркотик матдә кулланып тотылучыларның саны кимеде.

- Шикле кешеләрне генә түгел, гомумән, наркотик куллануны ачыклау өчен тикшерүләр үткәрү тәртибе бармы?

- Медицина күзәтүе үтүчеләргә тикшерү үткәргәндә без моңа аерым басым ясыйбыз. Мәсәлән, узган ел 3089 кеше бу җәһәттән экспертиза узган, шуларның 52сенең бер мәртәбә булса да наркотик матдә куллануы ачыкланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: