Зәй офыклары

Чаллыда бала көтүче ике хатын-кызда "дуңгыз гриппы" ачыкланган

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә хәзер "дуңгыз гриппы"ннан 19 кеше дәвалана. 30 ноябрьгә әлеге чир эләктерүчеләр саны 22 булган. Сихәтләнгән берничә кеше өйләренә озатылган инде. Хәзер хастаханәдә булучыларның иң кечкенәсенә - 10 ай гына. Ә иң өлкәненә, ерак арага машина белән йөрүче ир-атка 57 яшь. "Дуңгыз гриппы" йоктыручылар арасында бала көтүче...

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә хәзер "дуңгыз гриппы"ннан 19 кеше дәвалана. 30 ноябрьгә әлеге чир эләктерүчеләр саны 22 булган. Сихәтләнгән берничә кеше өйләренә озатылган инде.

Хәзер хастаханәдә булучыларның иң кечкенәсенә - 10 ай гына. Ә иң өлкәненә, ерак арага машина белән йөрүче ир-атка 57 яшь. "Дуңгыз гриппы" йоктыручылар арасында бала көтүче 20 һәм 39 яшьлек ике хатын-кыз, өч мәктәп укучысы һәм бер студент та бар.


Бер тәүлек эчендә Чаллыда 183 кешегә кискен тын юлы авыруы диагнозы куелган. Аларның 116сы - балалар. Арада бер яше дә тулмаган 38 бала да бар. Соңгы мәгълүматлар буенча Чаллыда хәзер кискен тын юлы авыруы 4188 кешедә ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: