Зәй офыклары

Диспансеризация үтүне кичектермәү кирәк

Сәламәт чакта саулык турында кайгырту дөнья мәшәкатьләре белән икенче урында кала килә. Ә тирә-як мохитнең үзгәрә баруы барыбыздан да сәламәтлегебез турында вакытында кайгыртуны сорый. Узган ел зәйлеләр диспансеризация үтүгә җитди караган. Ә быел исә бу мәсьәләгә караш сүлпәнрәк. Быелгы диспансеризация барышы, үткән елгы нәтиҗәләр турында без үзәк дәваханә баш табибының...

Сәламәт чакта саулык турында кайгырту дөнья мәшәкатьләре белән икенче урында кала килә. Ә тирә-як мохитнең үзгәрә баруы барыбыздан да сәламәтлегебез турында вакытында кайгыртуны сорый. Узган ел зәйлеләр диспансеризация үтүгә җитди караган. Ә быел исә бу мәсьәләгә караш сүлпәнрәк. Быелгы диспансеризация барышы, үткән елгы нәтиҗәләр турында без үзәк дәваханә баш табибының амбулатор-поликлиника эшләре буенча урынбасары Резидә Вәлиуллина белән сөйләштек.

-Резидә Гайсовна, быел кемнәр диспансеризация үтә? Күпчелек нинди авырулар ачыклана?

- Диспансеризация үтүгә һәркемнең җитди каравы сорала. Һәр авыруны башлангыч чорында ачыклап дәвалау күпкә җиңел һәм авыруның тизрәк терелүе гарантияләнә. Шулай ук күптән табибка күренгәнем юк, дип борчылып торырга да кирәкми, кешенең һәр органы күзәтелеп, тулы мәгълүмат участок терапевтында туплана. Быел без 1993 елда туган, ягъни 21 яше тулганнардан башлап, өч елны куша барып, барлыгы 9480 зәйлегә диспансеризация үткәрергә тиеш. Биш айда бары 3124 кеше, ягъни өчтән бер өлеш, диспансеризация үтте. Шуңа да кешеләрне үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга өндәү мөһим. Быел медицина күзәтүләренә нәтиҗә ясап шуны әйтеп була, зәйлеләр арасында тәмәке тартучылар күп. Бу исә организмны белә торып агулау. Тын юлларына, ашкайнату органнары эшчәнлегенә ул начар тәэсир итә. Ир-атлар арасында простата диагнозы куелучылар шактый, шикәр чире, анемия, гәүдә авырлыгы артык ким яки артык зур булудан, ягъни дөрес тукланмаудан интегүчеләр бар. Быел без бер хатын-кызда башлангыч яман шеш авыруын ачыклап, аны дәваланырга Казанга җи-бәрдек.

- Кайсы яшьтә, нинди органнарны тикшерү диспансеризациягә кертелгән? Райондашларыбыз арасында теге яки бу медицина тикшерүләрен үткәртмәделәр, дип зарланучылар да бар.

- Диспансеризациядә яшь организмга мөмкин кадәр азрак күзәтү үткәрелә. Ә 39 яшьтән югарылар җентеклерәк күзәтелә. 39 яшь тулган кешегә УЗИ, кардиограмма, киңәйтелгән кан анализы һ. б. ясала. Алга таба җентеклерәк күзәтүләр һәр 6 ел саен кабатлана. Нинди яшьтә нинди медицина күзәтүе үтәргә тиешлекне табибтан белешергә мөмкин.

- Ә урыннарга чыгып диспансеризация үткәрү үз көчендә каламы?

- Әйе, эшләүче кешеләргә, авыл җирләрендә яшәүчеләргә уңайлылык тудыру максатында, табиблардан торган мобиль бригадалар эре оешма, предприятие-ләргә чыгып, авылларга барып, урыннарда тикшерүләр үткәрә. Ел башыннан без ГРЭСта 300ләп хезмәткәргә, өч авылда шул рәвешле диспансеризация үткәрдек. Июнь аенда исә бригада тагын биш авылда - Суык-Чишмә, Чыбыклы, Дмитрово, Бохарай, Сармашбашта эшләячәк. Нинди көндә, кайсы вакытта булуын без авыл кешеләренә фельдшерлар аша хәбәр итәбез.

- Узган елгы диспансеризация нәтиҗәләрен дә искәртеп үтсәгез иде...

- Үткән ел барлыгы 7142 зәйле медицина тикшерүләре узды. Бу диспансеризация үтәргә тиешле кешеләрнең 71 процентын тәшкил итте. 96 кешедә төрле авырулар булуы беренче тапкыр ачыкланды. Иң күп өлешне (33 кеше) сидек юлы авырулары тәшкил итә. 25 кешедә күкрәк бизләрендә шешләр ачыкланды. Ашкайнату органнарында ялкынсынулар 18 кешедә күзәтелде. Шулай ук эндокринология, яман шеш, кан тамырлары, күз, үпкә һ.б. авырулар да бар. Гомумән, диспансеризация узган кешеләрнең 39,7 процентында - хроник авыру булуы, 36,5 процентының теге яки бу авыруга бирешү куркынычы зур булуы ачыкланды. Табиблар мондыйларга саклану чаралары, организмның иммун системасын ныгыту өчен дәвалау курслары билгели.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: