Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек

Диспансеризация үтү өчен шартлар уңайлы

“Демография” илкүләм проекты кысаларында өлкән буынның сәламәтлеген кайгыртып, аларга даими төстә медицина күзәтүләре узу өчен шартлар тудыру - көн үзәгендә.

Авыл җирлекләрендә яшәүче пенсионерлар өчен махсус автомобильләрдә аларны үзәк дәваханәгә алып килеп, бер көн эчендә тиешле анализларны бирү, табиб күзәтүләре үткәрү каралган.
 

Бу көннәрдә без әлеге программа нигезендә диспансеризация үтүче Перцовка авылы кешеләре белән аралаштык. Авыл фельдшеры Дарья Котлова белдерүенчә, биредә диспансеризация узарга тиешле 53 өлкән кеше исәпләнә. Фельдшер аларга чират буенча медицина узу көнен хәбәр итә һәм өлкәннәр билгеләнгән сәгатькә фельдшер-акушерлык пунктына килеп, кан басымын, буй, гәүдә авырлыгын үлчәтә.
 

- Үзебезнең пунктта тиешле күзәтү чараларын башкаргач, аларга диспансеризация узу турындагы белешмә кәгазен ачып, махсус автомобильдә үзәк дәваханәгә озатам, ә анда аларны аерым билгеләнгән шәфкать туташы каршы алып, тиешле медицина күзәтүләрен узарга озатып йөри. Бу программа бик уңайлы, чөнки өлкән кешеләр гадәттә үзәк дәваханәгә барып, махсус күзәтү узарга яратмыйлар, ә монда бөтен уңайлыклар тудырыла. Һәм без - фельдшерларга диспансеризация нәтиҗәсе буенча кайсы кешегә, нинди игътибар кирәклеге ачыклана. Нигездә гипертония һәм шикәр чирләренең башлангыч стадиясе билгеле була һәм алар махсус исәпкә алына, дәвалау курслары билгеләнә, - ди Дарья Андреевна.
 

Без Перцовка ФАПында булган көнне өч өлкән яшьтәге кешегә диспансеризация үтү оештырылды. Алар - ирле-хатынлы Любовь һәм Анатолий Чугуновлар, Минефәринә апа Бәдретдинова.
- Машина белән килеп алып китеп, дәваханәдә каршы алалар, табиблар кабинеты буйлап озатып йөртәләр - бик уңайлы. Ә болай үзең дәваханәгә барсаң, медицина күзәтүен бер көндә генә узу мөмкин дә түгел, аннан без - өлкән кешеләргә транспорт юллап район үзәгенә бару да - бер проблема. Без - өлкәннәргә күрсәтелүче хөрмәттән бик канәгатьбез, - диде Минефәринә апа .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев