Зәй офыклары

Диспансеризацияне быел кемнәр үтә?

21нче гасырны белгечләр йогышсыз хроник авырулар "«эпидемиясе» гасыры булачак дип фаразлый. Россиядә үлем очракларының 75-80 проценты кан әйләнеше системасы (инфаркт, инсульт) яманшеш билгеләре, шикәр чире, үпкә авыруларына туры килә. Ә бу авыруларның килеп чыгуына югары кан басымы, дөрес тукланмау, организмда май алмашы бозылу, түбән физик активлык, тәмәке тарту, аракы эчу,...

21нче гасырны белгечләр йогышсыз хроник авырулар "«эпидемиясе» гасыры булачак дип фаразлый. Россиядә үлем очракларының 75-80 проценты кан әйләнеше системасы (инфаркт, инсульт) яманшеш билгеләре, шикәр чире, үпкә авыруларына туры килә. Ә бу авыруларның килеп чыгуына югары кан басымы, дөрес тукланмау, организмда май алмашы бозылу, түбән физик активлык, тәмәке тарту, аракы эчу, гәүдә авырлыгының чамадан тыш булуы сәбәпче. Менә шушы хәвефкә китерүче билгеләр белән көрәшергә өйрәнгәндә, кешенең биологик гомере 90-95 яшькә җитәргә, үлем, гариплек очраклары күпкә кимергә мөмкин ди белгечләр. Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда яшәү рәвеше һәм кешенең гадәтләре дә зур роль уйный. Авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм аларның таралуына юл куймауда иң нәтиҗәле чара - диспансеризация. Диспансеризация комплекслы чараларны үз эченә ала. Анда яшь үзенчәлегенә карап, белгечләр кабул итә, диагностик тикшерүләр үткәрелә. Һәм болар барысы - бушлай. Бу чыгымнарны дәүләт үзе күтәрә. Мондый тикшерүләр 21 яшьтән башлап, өч елга бер мәртәбә үткәрелә. Быел аны 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920, 1917нче елда туучылар үтә. Закон нигезендә хезмәт яшендәге кешеләр аны эш вакытында үтәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: