Зәй офыклары

Эссе! Ничек сакланырга?

Соңгы ике атнада һаваның нык эссе булуы, үсемлеклекләргә дә, кеше организмына да уңай йогынты ясамый. Һәркем кояш нурларыннан саклану чараларын күрергә тырыша. Район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә кояш сугудан сәламәтлегенә зыян килү сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр әлегә юк, ди өлкән фельдшер Зоя Борисова. Шулай да, көн саен кан басымы уйнаудан...

Соңгы ике атнада һаваның нык эссе булуы, үсемлеклекләргә дә, кеше организмына да уңай йогынты ясамый. Һәркем кояш нурларыннан саклану чараларын күрергә тырыша. Район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә кояш сугудан сәламәтлегенә зыян килү сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр әлегә юк, ди өлкән фельдшер Зоя Борисова. Шулай да, көн саен кан басымы уйнаудан интегеп, ашыгыч ярдәм сораучылар бар. Эссе көннәр йөрәк-кан тамырлары системасында проблемалары булучыларга аеруча нык тәэсир итә, ди ул.

Эссе һава температурасын кеше организмы борчылуларсыз кичерсен өчен район үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров берничә кагыйдәне истән чыгармаска киңәш итә:

- Тынчу һава хәлне алып, эшләү сәләтен дә киметә, моның өстенә эссе һаваның кеше организмы үзенчәлегенә тәэсир итеп, иммун системасын какшату ихтималы да зур. Эсседән саклану өчен көндезге сәгать 11дән кичке 5кә кадәр кояш нык кыздырган вакытта урамга чыгудан тыелып тору мәслихәт. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, синтетик булмаган киемнәр кияргә, баш киемнәре алырга онытмаска кирәк. Сыеклыкны 1,5-3 литр эчү киңәш ителә. Шунысы да бар, көндезге 12дән кичке 4кә кадәр сыеклыкны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз. Аеруча лимон согы кушылган су, җылымса балсыз яшел чәй, газсыз минераль су, компот, морс организмны кайнарланудан саклый. Эсседә исерткеч эчемлекләр куллану бөтенләй тыела, шулай ук баллы, газлы эчемлекләр кулланудан да читләшергә кирәк. Бик эсседә бал һәм май кебек эчтән җылына торган ризыклар, йоклар алдыннан ит кебек авыр үзләштерелә торган ризыклар да ашарга киңәш ителми. Организмны суыту өчен хөрмә, банан, алма кебек җимешләр, яшел һәм ак төстәге яшелчә, пешкән тавык, балык ашау файдага. Җәмәгать транспортында йөрүдән дә мөмкин кадәр читләшү яхшы, бик кирәк булганда күләгәлерәк урынга утырып, үзегез белән даими эчеп торырга су алыгыз. Эш урыннарында исә кондиционер булган бүлмәдә һаваны +22-+23 градустан да төшерергә тырышмагыз. Әлеге техниканы дөрес итеп кулланмаганда, салкын тияргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: