Зәй офыклары

Эт – мәчеләрдән йога

Зәйдә соңгы ике елда микроспория авыруын йоктырып, табиблар күзәтүенә эләгүчеләрнең шактый булуы күзәтелә. Быел исә аның тагын да арта баруы борчый. Табиб - дерматолог Руфил Хәсәнов белдерүенчә, узган ел мондый диагноз куелучылар 47 булса, агымдагы елның ике аенда инде 15 очрак теркәлгән. - Микроспория ул гадәттә песиләрдән күчүчән. Бигрәк тә...

Зәйдә соңгы ике елда микроспория авыруын йоктырып, табиблар күзәтүенә эләгүчеләрнең шактый булуы күзәтелә. Быел исә аның тагын да арта баруы борчый. Табиб - дерматолог Руфил Хәсәнов белдерүенчә, узган ел мондый диагноз куелучылар 47 булса, агымдагы елның ике аенда инде 15 очрак теркәлгән.

- Микроспория ул гадәттә песиләрдән күчүчән. Бигрәк тә хуҗасыз мәче, этләр бу авыруны тарата. Ул тән тиресенең зарарлы гөмбәчекләр белән каплануыннан гыйбәрәт. Тәндә кызыл түгәрәк таплар барлыкка килә, алар зураерга да мөмкин. Микроспория белән күпчелек балалар авырый. Шуңа да балаларны хуҗасыз эт-мәчеләр белән контактка керүдән сакларга кирәк. Әгәр дә баланың тән тиресендә кызыл таплар күренсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итеп, дәвалау курсын үтә башлау зарур, чөнки авыру чәчле өлешкә күчкәндә инфекцияне бетерү озакка сузыла. Авыру кешене изоляцияләү мөһим,- ди Руфил Хәсәнәв.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: