Зәй офыклары

Грипп шакып тормады - ишекне бәреп керде

Грипп белән авыручылар артканнан-арта бара. Һәм якын арада чирнең чигенүенә өмет зур түгел. Эпидемиологлар сүзләренчә, инфекциянең иң таралыш алган вакыты февральгә туры киләчәк. Март аенда гына җиңел суларга мөмкин булыр дип фаразлыйлар. Бөтен дөньяда, шул исәптән Россия Федерациясендә грипп бик тиз таралыш ала. Татарстанда да гыйнварның икенче атнасыннан авыруның күтәрелеше...

Грипп белән авыручылар артканнан-арта бара. Һәм якын арада чирнең чигенүенә өмет зур түгел. Эпидемиологлар сүзләренчә, инфекциянең иң таралыш алган вакыты февральгә туры киләчәк. Март аенда гына җиңел суларга мөмкин булыр дип фаразлыйлар.

Бөтен дөньяда, шул исәптән Россия Федерациясендә грипп бик тиз таралыш ала. Татарстанда да гыйнварның икенче атнасыннан авыруның күтәрелеше күзәтелә. Республикабыздагы вәзгыять әлегә үтә кискен дип әйтеп булмый. Соңгы мәгълүматлар буенча, грипп диагнозы 14 кешегә куелган. Алар арасында - 7 бала, 4 йөкле хатын-кыз бар. Казанда - 8, Яр Чаллыда - 3 һәм Питрәч районында 3 очрак теркәлгән.

Әмма тын юлларының кискен вируслы инфекциясен йоктыручылар шактый күп. Нигездә, республикабызда хәлләр әлегә тотрыклы дияргә була. Авыручылар исәбе эпидемия бусагасыннан 14 процентка түбән. Казанда гына чирләүчеләр күп - биредә эпидемия бусагасыннан 53 процентка арту күзәтелә.

Гриппка каршы прививка ясатучылардан да акыллырак кеше юк, ди табиблар. Быел гриппның көчле, төрле катлаулануларга китерә торган А(Н1N1) төре, ягъни халык телендә "дуңгыз гриппы" исеме астында билгеле булганы котыра бит. Эпидемиологлар исә алдан ук гриппның нәкъ шул штаммы булачак дип фаразлар ясаган. Шуңа да вакциналар эшләнгәндә ул исәпкә алынган. Грипп диагнозы куелып хастаханә ятагына эләккән кешеләр арасында да вакцинацияләнмәгән кешеләр генә.

Шулай да вакцинация - кешенең грипп белән бөтенләй авырмау гарантиясе түгел. Әмма инфекция йоктырган очракта да чир җиңелчә генә уза, өзлегүләр булмый. Соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авырып, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән бер генә очрак та күзәтелмәгән. Вакцинациянең уңай нәтиҗәсенең төп күрсәткече нәкъ шул дип, табиблар ел саен халыкны гриппка каршы прививка ясатырга өнди.

Быел ил күләмендә мондый киңәшләргә колак салучылар - 45 миллион кеше, ягъни барлык халыкның 32 проценты булган. Республикабызда иң нәтиҗәле кисәтү чарасын 1 миллионнан бераз гына артыграк кеше - Татарстан халкының 27 проценты күргән. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, вакцинация нәтиҗәләре, быел грипп артык зур таралыш алмас, дигән ышаныч бирә.

Вакытында прививка ясатмаучыларга исә аеруча сакланырга гына кала. Табиблар сүзләренчә, иммунитетны күтәрергә ярдәм итә торган препаратлар бар. Даруханәләрдә алар җитәрлек күләмдә, шулай ук маскаларга да кытлык булмаска тиеш. Әмма химик чараларның көтелгән нәтиҗә бирүе расланмаган. Марина Патяшина кулларны ешрак юарга, актив тормыш рәвеше алып барырга, кеше күп җыелган урыннарда сирәгрәк булырга киңәш итә. Кул кысып, кочаклашып яки үбеп исәнләшүләрне дә вакытлыча онытып торырга кирәк.

25 нче гыйнвардан балалар белем бирү, балаларның социаль һәм медицина учреждениеләрендә төрле массакүләм чаралар уздыру буенча чикләү чаралары кертелгән. Балалар коллективларында төрле чыгышлар, концертлар оештырудан баш тартып торырга киңәш ителә. Хастаханәләрдә дә каратиннар игълан ителгән.

Белем бирү учреждениесендә балаларның 20 проценттан артыгы авырса, мәктәп җитәкчелеге белем йортын тулысы белән яки аерым бер сыйныфны укудан азат итү турында карар кабул итәргә мөмкин. Бүгенге көндә Аксубай районы Яңа Ибрай авылы мәктәбендә 8 нче сыйныф ябылган. Әлегә башка мәгариф учреждениеләрендә хәл тотрыклы, укуны туктату очраклары теркәлмәгән.

Грипп, башлыча, авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә 2-3 метр арага таралып, һава, төкерек тамчылары аша йога. Кеше инфекция эләктергәннән соң авыру берникадәр вакыт узгач үзен сиздерә башлый: калтырата-туңдыра башлый, кинәт температура күтәрелә һәм ул 39-40 градуска кадәр җитә, баш авырта, буыннар, тән сызлый, коры ютәл җәфалый. Әгәр дә катлауланып китмәсә, авыру 5-6 көннән соң уза. Гриппны балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулы кешеләр авыр кичерә. Авыру катлауланган очракта аларда үпкә ялкынсынуы күзәтелә, хроник чирләре үзен нык сиздерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: