Зәй офыклары

Грипп йоктырмас өчен

Грипп көчле йогышлы авырулардан санала һәм аңа каршы көрәштә профилактик чаралар әһәмиятле урын тота. Гриппны вирус кузгата. Инфекция чыганагы булып авыру кеше тора. Авыру вирусны турыдан-туры күчерү юлы белән тарала, ягъни авыру кеше тирә-юнендәгеләрне зарарлый. Вирусны кояш нурлары һәм бактериягә каршы нурлар, дезинфекцияләүче препаратлар белән юк итәргә мөмкин, вирус шулай...

Грипп көчле йогышлы авырулардан санала һәм аңа каршы көрәштә профилактик чаралар әһәмиятле урын тота. Гриппны вирус кузгата. Инфекция чыганагы булып авыру кеше тора. Авыру вирусны турыдан-туры күчерү юлы белән тарала, ягъни авыру кеше тирә-юнендәгеләрне зарарлый. Вирусны кояш нурлары һәм бактериягә каршы нурлар, дезинфекцияләүче препаратлар белән юк итәргә мөмкин, вирус шулай юк югары температураны яратмый. Вирус иң элек борын, йоткылык, тамак төбе, бронхларның лайлалы тышчасын зарарлый, аларда тиз арада үрчи. Авыруның инкубация чоры 12 сәгатьтән алып 7 көнгә кадәр булырга мөмкин. Ул кинәт баш авырту, хәлсезлек, туңдыру, сеңерләр һәм буын авырту белән башлана, боларга югары температура өстәлеп, кеше аяктан егылырга мөмкин. Хроник авырулардан интегүче кешеләр өчен грипп аеруча куркыныч. Ул организмның вируска каршы торучанлыгын киметә, шунлыктан башка органнарда да проблемалар килеп чыга.

Гриппны йоктырмауда иң нәтиҗәле чара - вакцинация. Аны эпидемия башланганчы ясатырга кирәк.

2015 елда федераль бюджет хисабына районда 14500 кешегә гриппка каршы прививка ясату планлаштырыла. "Гриппол", "Гриппол Плюс" препаратлары гриппка каршы торучы тәнчекләр барлыкка китереп, алар 1 елга якын организмны сакларга сәләтле. Бүген 5462 балага әти-әниләре рөхсәте белән прививка ясалган, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә, өлкәннәргә, диспансеризация үтүче кешеләргә прививка ясау планлаштырыла. Ә башкаларга эш урыннары аша, җитәкчеләр препаратларны сатып алганда, ясала. Үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгырткан җитәкчеләр моңа акча кызганмаска тиеш.

Авыруны йоктырмауда организмны чыныктыру да зур әһәмияткә ия. Спорт, гимнастика белән шөгыльләнүче, салкын су белән коенучы балалар да, өлкәннәр дә вируслы авыруларга тиз генә бирешми. Өйдә дә, эш урынында да санитар-гигиена таләпләрен үтәү зарур, бинада һаваны даими җилләтеп торырга киңәш ителә, кулларны сабынлап юу мәгъкуль, үз сөлгең булырга тиеш. Гриппның беренче билгеләре сизелүгә, башкаларны зарарламас өчен, балаларны мәктәпкә, бакчага җибәрмәскә, эшкә бармаска, табибны өйгә чакыртырга киңәш ителә.

Авырган очракта туклану да зур рол уйный, ризык калорияле, витаминнарга бай булырга тиеш. Көндәлек рационга суган, сарымсак, яшелчә, җиләк-җимешне, тозлы кәбестәне күбрәк кертергә, поливитаминнар кулланырга кирәк.

Авыру кешене тәрбияләгәндә дә саклык чаралары күрү зарур. Ул аерым бүлмәдә ятарга тиеш, аның яткан бүлмәсен даими җилләтеп тору, махсус препаратлар кушып, сулап җыештыру вирус таралуга китермәячәк. Авыру аерым савыттан ашарга, ул да препарат кушып юылырга тиеш.

Грипптан куркырга кирәкми, аның белән көрәшергә өйрәнергә, авырган очракта аны тиз җиңәргә, катлаулануларга урын калдырмаска кирәк.

Икълимә Стефанова, «Роспотребнадзор»ның территориаль бүлеге баш табиб урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: