Зәй офыклары

Гриппны кисәтү өчен видеоролик карагыз

Соңгы вакытта республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның кискен артуы күзәтелә. Грипп - аеруча киң таралган йогышлы авыру. Аннан кечкенә балаларны һәм хроник авырулы, иммунитеты түбән булган өлкән яшьтәгеләрне аеруча сакларга кирәк. Вирус авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә таралып, тын юллары аша үтеп керә. Шуңа да грипп белән авыручылар белән аралашудан...

Соңгы вакытта республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның кискен артуы күзәтелә. Грипп - аеруча киң таралган йогышлы авыру. Аннан кечкенә балаларны һәм хроник авырулы, иммунитеты түбән булган өлкән яшьтәгеләрне аеруча сакларга кирәк. Вирус авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә таралып, тын юллары аша үтеп керә. Шуңа да грипп белән авыручылар белән аралашудан тыелып торырга, алар белән бер үк әйберләрдән файдаланмаска кирәк. Гриппның беренче билгеләре: тән температурасының күтәрелүе, йөткерү, төчкерү, борын тыгылу, тамак авырту, тән сызлау, хәлсезлек, кайчагында күңел болгану һәм эч китү дә күзәтелергә мөмкин. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппны кисәтү чаралары турында видеоролик әзерләде. Аны https://yadi.sk/i/TDIfOLXanux9d, https://yadi.sk/i/60xVT6EKnuxDK сылтамалары буенча кереп карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: