Зәй офыклары

Иммунитетың ныкмы ?

Авырый башлагач, саулыктан да зур байлык, аннан да кадерлерәк нәрсә булмавын аңлыйсың. Сәламәтлек саклауны яки ныгытуны табиблар эше, дип кенә карарга ярамый. Һәркемнең саулыгы эшкә сәләтлеге үз кулында. Сәламәтлекне һәрдаим саклый белергә кирәк. Әйтик, иртәнге гимнастика тәнне чыныктыра, авырудан тизрәк котылырга ярдәм итә. Ә спорт төрләре гаҗәеп күп. Бары тик...

Авырый башлагач, саулыктан да зур байлык, аннан да кадерлерәк нәрсә булмавын аңлыйсың. Сәламәтлек саклауны яки ныгытуны табиблар эше, дип кенә карарга ярамый. Һәркемнең саулыгы эшкә сәләтлеге үз кулында. Сәламәтлекне һәрдаим саклый белергә кирәк. Әйтик, иртәнге гимнастика тәнне чыныктыра, авырудан тизрәк котылырга ярдәм итә. Ә спорт төрләре гаҗәеп күп. Бары тик үзеңә кирәклесен сайлап ала белергә, ихтыяр көче булдырып даими шөгыльләнергә генә кирәк.
Авыру-авырмау организмның иммун системасына да бәйле. Иммунитетың нык икән, димәк, син төрле чирләрдән азат дигән сүз. Йокысызлыктан интегүчеләргә һәм организмны ныгыту өчен түбәндәге катнашма файдалы.
Ул болай ясала: 1 стаканга 1 аш кашыгы алоэ согы, 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы табигый сок(кәбестә, алма, әфлисун…) саласың. Аннары стакан тулганчы кайнар су агызырга, болгатырга һәм караңгы салкынча урынга куярга кирәк. 10 сәгатьтән катнашма әзер була. Аны өлкәннәргә бер ай буе, көнгә бер аш кашыгы, балаларга 10-12 көн дәвамында 1 чәй кашыгы эчәргә киңәш ителә. Аннары 2-3 атна ял итәргә һәм тагын әзерләп, 2 цикл эчәргә кирәк.
Катнашма шулай ук аяк туңуны бетерә, организмның төрле чирләргә каршы торучанлыгын арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: