Зәй офыклары

Инфекция чыганагы - хуҗасыз эт-мәчеләр

Район газетасы битләрендә җенси юл белән күчүче йогышлы авырулар турында еш яздык. Хәзер төп игътибарны йогышлы тире авыруларына бирми мөмкин түгел, чөнки аның белән бәйле эпидемиологик хәл районда бүгенге көндә актуаль проблема булып тора. Соңгы ике елда эт-мәчеләрдән күчүче микроспория авыруы - борчулы мәсьәләләрнең берсе. Узган ел шундый диагнозның 47...

Район газетасы битләрендә җенси юл белән күчүче йогышлы авырулар турында еш яздык. Хәзер төп игътибарны йогышлы тире авыруларына бирми мөмкин түгел, чөнки аның белән бәйле эпидемиологик хәл районда бүгенге көндә актуаль проблема булып тора.


Соңгы ике елда эт-мәчеләрдән күчүче микроспория авыруы - борчулы мәсьәләләрнең берсе. Узган ел шундый диагнозның 47 очрагы теркәлде. Бу - 100 мең кешегә 83,1 авыручы туры килә дигән сүз, ул республикадагы уртача күрсәткечтән артык. 83 процент очрак шәһәр кешеләренә туры килә. Барлык авыручыларның 42се - 17 яшькәчә булганнар. Быел да хәл катлаулы кала бирә, ике айда гына да микроспория йоктырган 15 кеше теркәлде.

Билгеле булганча, инфекция чыганагы булып хуҗасыз этләр, песиләр исәпләнә. Йорттагы мәче-этләрдән бу авыру йогу очрагы бик сирәк. Ә бер очракта авыру кешедән кешегә йоккан. Микроспория - ул тән тиресенең йогышлы гөмбәчек белән каплануы. Гөмбәчек микробы кешенең һәм хайванның тән тиресен зарарлый. Аеруча бу авыру балаларга яный. Инфекция йогу исә авыру песи, этләр белән тыгыз контактта булу нәтиҗәсендә килеп чыга. Гөмбәчек белән зарарланган чәчтән, киемнән, тараклардан да микроб күчәргә мөмкин. Хайваннарда ул танау өлешендә, колак яннарында йон коелу белән характерлана, аларны бер сыпыру да инфекция йогуга китерә. Кеше тәненең шома өлеше дә, чәчле урыннар да зарарланырга мөмкин.

Микроспориягә сезонлылык хас. Аеруча ул җәй ахыры һәм көзге чорда күтәрелеп китә, ә март, апрель, майда кимүгә бара. Авыруның инкубация чоры 5-7 көннән 4-6 атнага кадәр сузылырга мөмкин. Тән тиресендә кызыл түгәрәк таплар барлыкка килә, соңрак әлеге таплар зурая. Бу кызыл түгәрәк тапларның диаметры уртача 0,5-3 сантиметр була. Бу урыннар купшаклана.

Микроспория чәчле урыннарда бигрәк тә балаларда күзәтелә. Гадәттә 5-12 яшьлекләрнең башларында озынча түгәрәк таплар барлыкка килү ихтималы бар. Башның зарарланган урыннарында чәч киселгән кебек 4-6 миллиметр озынлыкта гына кала, шуңа да аны көнкүрештә халык "кистерүче лишай" дип атый.

Микроспорияне диагностикалауны табиб-дерматолог башкара. Зарарланган урыннарда купшакланган тән тиресе микроскоп аша карала, ә чәч ультра нурлар белән яктыртканда гөмбәчекле булса, яшелрәк төскә керә. Шуңа да, тәндә яки баш өлешендә шикле таплар барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Башлангыч чорында авыруны дәвалау җиңел, ә инде ул баш өлешенә күчсә, дәвалау 1,5-2 айга сузыла.

Билгеле булганча, авыруны дәвалауга карый, аны кисәтү җиңелрәк. Микроспорияне йоктырмас өчен беренче чиратта балаларны хуҗасыз эт-мәчеләрдән ерак булырга кисәтеп тору яхшы. Һәр ата-ана баласына даими төстә бу хакта искәртеп торса, авыруның килеп чыгуы, һичшиксез, кимиячәк. Ә инде авыру кешене, хайванны башкаларга инфекция күчмәсен өчен изоляцияләргә кирәк. Әлбәттә инде, көндәлек гигиена кагыйдәләренә игътибарлы булу һәрберебезнең саулыгы өчен мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: