Зәй офыклары

Кадрлар мәсьәләсе – иң мөһим проблема

«Республиканың эре шәһәрләрендә югары технологияле медицина үзәкләре булдыру яхшы, әмма шул ук вакытта кече шәһәрләр турында да онытмаска кирәк». Район башлыгы Татьяна Воропаева үзәк дәваханәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов катнашында үткән киңәйтелгән медсовет утырышында чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлады. Чөнки кешеләр сәламәтлеге һәрчак беренче урында булырга...

«Республиканың эре шәһәрләрендә югары технологияле медицина үзәкләре булдыру яхшы, әмма шул ук вакытта кече шәһәрләр турында да онытмаска кирәк».

Район башлыгы Татьяна Воропаева үзәк дәваханәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов катнашында үткән киңәйтелгән медсовет утырышында чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлады. Чөнки кешеләр сәламәтлеге һәрчак беренче урында булырга тиеш. Ә бүген югары технологияле медицина үзәкләрендә тикшерү үтү, дәвалану шактый чыгымнар таләп итә. Әлбәттә, бу үзәкләргә бару өчен районда яшәүчеләргә күпмедер квота бирелә. Әмма чынлыкта сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләр әлеге квоталарда каралганнан күпкә артык. Нәтиҗәдә аеруча авыл халкы арасында, төрле авыруларны үз вакытында ачыклап, дәваланырга соңаручылар була. Шуңа күрә район башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына район үзәк дәваханәләрендә дәвалану өчен уңай шартлар тудыру, аларны заманча медицина җиһазлары белән тулыландыруга ныграк игътибар бирүне сорады.

- 2011 елда район үзәк дәваханәсендә уңай шартлар тудыру буенча күп эшләнде. Тик моның өчен безгә Президентка мөрәҗәгать итеп ярдәм сорарга туры килде. Алга таба без сәламәтлек саклау өлкәсендә зур эшләр башкаруда министрлык үз игътибарыннан ташламас дигән өметтә калабыз, - диде ул.

Башкарылган эшләр турында үзәк дәваханә баш табибы Владимир Гуров бәян итте. Бердәм кабул итү, 22 койкага исәпләнгән балаларны дәвалау бүлекләре төзекләндерелде. "Ачык мохит" республика программасы кысаларында поликлиникага керү урыны физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен дә уңайлы итеп үзгәртелде.

Бүгенге көндә районда 58154 кеше яши, шуларның 642се - 2011 елда туган сабый. 2010 ел белән чагыштырганда, туучылар саны 2,64 процентка кимесә дә, үлүчеләр санының азаюы куанычлы. Бу халыкка күрсәтелүче медицина хезмәте сыйфатының яхшыруы турында сөйли. Шулай ук авыручылар санының 14,3 процентка кимүе күзәтелә. Узган ел онкологик авыруларны ачыклау кабинеты эшен яхшырту нәтиҗәсендә бу куркыныч чирне башында ук ачыклау, республика онкологик үзәкләренә җибәрүгә зур игътибар бирелде. Моннан тыш, әниләр, бәбиләр, яшүсмерләр сәламәтлегенә индивидуаль якын килү дә яхшы нәтиҗәләр бирә.

"Электрон регистратура" эшен җайга салу табиб ишеге төбендәге чиратларны киметте. Авыл халкына беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен 16 ФАП төзекләндерелде. Бу елда аларны телефон элемтәсе белән тәэмин итүне төгәлләү бурычы тора. Әмма район сәламәтлек саклау системасын борчыган проблемаларның берсе - кадрлар белән тәэмин ителеш. Бүгенге көндә район сәламәтлек саклау өлкәсендә 91 табиб, 483 урта белемле медицина персоналы хезмәт куя. Табиблар белән тәэмин ителеш - 64,9 процент. Бу күрсәткеч буенча район республикада 30нчы урында. Безгә бигрәк тә гомумпрактика табиблары, педиатрлар, неврологлар, инфекционистлар, акушер-гинекологлар, рентгенологлар, анестезиолог-реаниматологлар, травматологлар кирәк. Алга таба бу проблеманы хәл итү өчен медицина уку йортлары белән сөйләшүләр алып барыла.

Ринат Җәләлетдинов чыгышында Зәйдә сәламәтлек саклау системасының Татарстанда билгеле урын тотуын, биредә яңа эш алымнарына алынырга, халык сәламәтлеген яхшыртуга әзер торган персонал булуын ассызыклады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: