Зәй офыклары

КАЛЬЦИЙ - ОРГАНИЗМГА

Сөякләрдә кальций 90 процентка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен орга­низм өчен дә эшли. Ул сөякләрне форма­лаштыру һәм ныгыту ту­рында кайгырта. Үсү һәм тешләрне сак­лау өчен кирәк. Бөтен организмның күзәнәкләрен тергезергә булыша. Нерв системасын «тук­ландыра», нервларга ту­зарга ирек бирми. Эндокрин бизләрнең нормаль эшчәнлеген тәэ­мин итә....

Сөякләрдә кальций 90 процентка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен орга­низм өчен дә эшли.

Ул сөякләрне форма­лаштыру һәм ныгыту ту­рында кайгырта. Үсү һәм тешләрне сак­лау өчен кирәк. Бөтен организмның күзәнәкләрен тергезергә булыша. Нерв системасын «тук­ландыра», нервларга ту­зарга ирек бирми.

Эндокрин бизләрнең нормаль эшчәнлеген тәэ­мин итә. Ялкынсынуга каршы тору сәләте булганлыктан, организмның чирләрдән саклану көчен арттыра.

Олы кеше өчен кальций­ның көнлек нормасы якын­ча 800 мг (бу 3-4 кружка сөт). Әгәр дә сез җирдә (да­чада ) актив эшлисез һәм чишмә булып тирегез ага икән, кальцийның көнлек нормасы артыграк булыр­га тиеш.

Озак вакыт гормональ препаратлар кабул итү­челәр өчен дә (алар орга­низмнан кальцийны чыга­ра), кан авыруларын, эчәк­лек, бөер, эндокрин бизләр, аллергия белән авыручы­лар өчен дә кальцийның көнлек нормасы артыграк булырга тиеш.

Остеохондроз - сөяк тукымасы кибүне бул­дырмас өчен, 30 яшьтән узган хатын-кызларга көн саен 1000 мг кальций кереп то­руы кирәк.

Әлеге минералның тәүлеклек дозасын арт­тыру өчен түбәндәге киңәшләрдән файдала­ныгыз.

Тавык йомыркасы, шулай ук солы, карабодай боткасы, борчак, фасоль, чикләвек, көнбагыш, әфлисун, йөзем кальцийга бай.

Җәй көне шпинат, яшел суган, петрушка, салат үләне, кыяр, чөгендер, ки­шер, башлы кәбестә һәм чәчәк кәбестәне күп ашарга ты­рышыгыз. Кальций шулай ук виноград һәм абрикоста да күп.

Чәчәк кәбестәнең яфра­гын ташларга ашыкмагыз: анда кальций кәбестәнең «чәчәк» өлешендәгегә кара­ганда күбрәк. Яфракларны чистартыгыз, юыгыз да, гади кәбестәне кулланган төсле файдаланыгыз.

Кальций сөттә һәм сөт про­дуктларында бик күп. 100 г голланд сырында ул 1040 мг, эремчектә - 150, сөт һәм йогыртта 120 мг тирәсе исәпләнә.

Пешергәндә кальций юкка чыкмый. Әмма ул фос­фор күп булганны яратмый. Әгәр дә ризыкта фосфор күп икән, эчәклектә кальций­ның эри алмый торган ку­шылмалары барлыкка килә, ул организмнан тәрәт белән чыгып китә һәм организмда кальцийга кытлык башлана, шуның аркасында сөякләр тиз сынучанга әйләнә, нерв системасы туза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: