Зәй офыклары

Кеше сәламәтлеге – алгы планда

«Роспотребнадзор» Татарстан Республикасы идарәсенең Зәй районы территориаль бүлеге Зәй һәм Сарман районнарында санитар-эпидемиологик хәлнең торышына дәүләт контроле функциясен башкара. Башкарылган эшләр, билгеләнгән планнарның үтәлеше турында без бүлек башлыгы Икълимә Стефанова белән сөйләштек. - Икълимә Рәфыйковна, санитар-гигиена таләпләре дигәндә, безнең күз алдына беренче чиратта азык-төлек продукцияләре белән сату итүче сәүдә нокталары,...

«Роспотребнадзор» Татарстан Республикасы идарәсенең Зәй районы территориаль бүлеге Зәй һәм Сарман районнарында санитар-эпидемиологик хәлнең торышына дәүләт контроле функциясен башкара. Башкарылган эшләр, билгеләнгән планнарның үтәлеше турында без бүлек башлыгы Икълимә Стефанова белән сөйләштек.

- Икълимә Рәфыйковна, санитар-гигиена таләпләре дигәндә, безнең күз алдына беренче чиратта азык-төлек продукцияләре белән сату итүче сәүдә нокталары, азык әзерләүче оешмалар килеп баса. Бу эш белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр эшчәнлегенә санитар күзәтү нинди тәртиптә үткәрелә?

- 2011 елда район һәм шәһәрдә безнең территориаль бүлек күзәтүендә 579 юридик зат һәм шәхси эшмәкәр исәпләнде. Шуларның 34 процентын без ел дәвамында тикшереп чыктык. Аларның бер өлеше планлы тикшерүләр булса, күпчелек өлеше планнан тыш тикшерүләр иде. Чөнки аз гына кимчелекләр турында мәгълүмат булса да, без аны игътибарсыз калдырмыйбыз. Бу кешеләр сәламәтлеген күз уңында тотып эшләнә. Тагын шунысы да бар, узган ел без өстәмә 19 административ тикшерү уздырдык. Бу - дәүләт контроленең яңа нәтиҗәле ысулы. Әлбәттә, һәр тикшерүне прокуратура органнары белән килешеп үткәрергә тырышабыз. Һәр эшнең закон нигезендә башкарылуы зарур.

- Балалар, яшүсмерләр сәламәтлеген саклау мөһим медик-социаль бурычларның берсе булып тора. Әлбәттә, «Роспотребнадзор» тарафыннан да моңа зур игътибар бирелә...

- Әйе, бу - безнең төп бурычларыбызның берсе. Балалар учреждениеләрендә санитар таләпләрнең төгәл үтәлүенә аеруча җитди карыйбыз. Районда 43 гомумбелем бирү учреждениесе, 27 балалар бакчасы бар. Бүгенге көндә 3 мәктәп һәм 1 балалар бакчасы үзәкләштерелгән суүткәргеч системасы белән тәэмин ителмәгән. Шулай ук 4 авыл мәктәбенең канализациясе юк. Безнең хезмәткәрләр төп игътибарны балаларның дөрес туклануына юнәлтә. Чөнки баланың үсеше, төрле авыруларга бирешмәүчәнлеге туклануның тулы баланслы булуына бәйле. Барлык балалар учреждениеләре дә азык-төлек белән тәэмин ителә. Тик кайбер очракларда тиешле норманың төгәл үтәлмәве күзәтелә. Монда сүз ризыкны биреп бетермәү турында бармый. Ә тиешле витаминнар, микроэлементлар күләменең нормасы турында. Шуңа күрә район хакимияте, балалар туклануын даими контрольдә тотып, тендер нигезендә үткәрелүче бәйгедә оешманың ризыкны түбән бәядән тәкъдим итүенә караганда, аның туклануны тиешле нормада әзерләвенә карап сайлый. Без үз чиратыбызда бу норманы күзәтеп торабыз. Узган ел мәктәп ашханәләрендә әзерләнүче азыкта микро-биологик күрсәткечләрне ачыклау өчен 97 тикшерү үткәрелде. Квартал саен сөт, ит ризыклары белән тәэмин итүче оешмаларның продуктлары антибиотик, гистамин һәм генетик яктан үзгәргән продуктларның булу-булмавына тикшерелә.

- Узган ел район халкы эчә торган суның сыйфаты да күпкә яхшырды...

- Әйе, бу чыннан да, шулай. Чөнки шәһәр һәм районда барлык эчә торган су хәзер җир асты чыганакларыннан алына, ягъни халык тулысынча табигый фильтрланган су эчә. Авыл җирләрендә суүткәргеч торбаларны алыштыру эше бара. Бу да эчә торган суның сыйфаты яхшыруга китерә. Капиталь төзекләндерү үткәрелгән урыннардан алынган су анализлары моны дәлилли. Бу бигрәк тә суның микробиологик күрсәткечләре яхшыруда чагыла. Стандарт булмаган су анализы районда 2,52 процент тәшкил итә. Ә республикада ул - 6,15 процент.

- Икълимә Рәфыйковна, көннәрнең кискен җылытып җибәрүе йогышлы авырулар китереп чыгарырдай микроорганизмнарның кинәт үрчүенә китерә. Бу инде санитар табибларга эш тагын да арта дигән сүз...

- Бу уңайдан без алдан әзерләнгән махсус план нигезендә эшлибез. Мәсәлән, язгы ташулар башлануга ук, безнең хезмәткәрләр авылларга чыгып, эчә торган суның чисталыгын тикшерергә кереште. Ташу суының, суүткәргечләргә кереп, йогышлы авырулар китереп чыгаруына юл куймау максат итеп куелды. Хәзер исә кыш буе кулланылмаган объектларны дезинфекцияләү, аларның чисталыгын контрольдә тоту эше бара. Чөнки тычканнардан геморрагик бизгәк авыруы күчү куркынычы бар. Шулай ук агач, куакларга талпаннарга каршы препаратлар сиптерү дә игътибар үзәгендә. 1 майдан исә безнең санитар хезмәткәрләр ГРЭС сусаклагычы торышын тикшерүгә керешә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: