Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек

Коронавируска каршы прививка ясатуга игътибарны көчәйтик!

Илдә, республикада, районда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арта бара. Белгечләр әйтүенчә, авыруның яңа штаммплары булып торса да, хәзер кешеләр аны җиңелрәк кичерә.

 

Әмма бу халыкның бердәм рәвештә коронавируска каршы вакцинация ясатуы нәтиҗәсе, дип билгеләнә. Илнең кайбер төбәкләрендә авырулар күп булган урыннарда медицина маскаларын кию кабат кертелде.

- Районда коронавирус диагнозы куелучылар саны арта бару сәбәпле, без хәзер үзәк дәваханәгә килүчеләрдән маска киюне сорыйбыз. Узган атнада авыручы 32 кеше булган иде, бу атнаның ике көне эчендә генә дә тагын 16 кешегә шундый диагноз куелды. Шуңа күрә саклану чараларын күрү кирәк, авыруның кабат таралуына юл куярга ярамый, һәркемнән үз графигы белән  ревакцинация үтүе сорала, - ди үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов.

Прививкалар ясау үзәк дәваханәдә, Иске Зәй, Мирный бистәләрендәге табиб амбулаторияләрендә, Яңа шәһәрдә “Салават күпере” поликлиникасында алып барыла. Шулай ук оешма, предприятиеләргә, авыл җирлекләренә махсус мобиль бригадалар чыга. Бүгенге көнгә алар инде ГРЭС, “Техно” заводларында, авыл җирлекләрендә эшчәнлекне башлаган.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев